Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары бердәм меню буенча туклана

Иске Кади мәктәбе укучыларына яңа уку елы алдыннан зур бүләк ясадылар: өч миллион сумнан күбрәк бәягә белем йортының азык-төлек блогы ремонтланды.

Хәзер әлеге авыл мәктәбендә 28 укучы белем ала. Башлангыч сыйныфлардагы җиде бала дәүләттән бирелгән субсидия хисабына бушлай туклана.

–Аларга бүген, меню буенча, көненә 74 сум 77 тиенлек ризык әзерләнә. Башлангыч сыйныфтагылар ике тапкыр туклана. Күп балалы гаиләдән булган өч укучының әти-әниләре дә ашауга акча түләми, – ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Галия Камалова.–Калган укучыларны тукландыру өчен дәүләттән 10 сум 30 тиен субсидия бирелә, моңа ата-аналар взносы кушыла (көнгә 32 сум 80 тиен).

–Мин бирегә эшкә иске мәктәп вакытында ук килдем. Ул чорда 150дән күбрәк балага аш әзерли идек. Хәзер ашханәбездә шартлар бик яхшы, кызганыч,  укучылар гына аз, – ди Галия Барый кызы Хәмидуллина.  –Һөнәрем ошый, балаларның ашларны яратып ашаулары, рәхмәт әйтеп китүләре эшкә дәрт өсти.

Мәктәп ашханәсе пешекчесе Галия Хәмидуллина укучыларны инде 25 ел тәмле ризыклар белән сыйлый. Ярдәмчесе Фәния Гамируллина белән аңлашып эшлиләр.

Район мәктәпләрендә укучылар бердәм (единый) меню буенча туклана. Ул 12 көнгә төзелә. Табында беренче яки икенче ризык, ипи, чәй, компот яисә башка эчемлек була. Без барган

көнне Иске Кади мәктәбе укучыларын макарон һәм сосиска, компот белән сыйладылар. Башлангыч сыйныфтагыларга салат та бирәләр.

–Мәктәп ашханәсендә әзерләнгән барлык ризыкларны да яратып ашыйм, пешекче апалар бик тәмле әзерлиләр, – диде  4 сыйныф укучысы Алия Габдуллина.

3 нче сыйныфтан Нурия Мәссаровага изгән бәрәңге белән тавык итеннән әзерләгән котлет ошый икән, пылауны да яратып ашый.

Балаларның ризыкларын ата-аналар да килеп тәмләп карый ала, мәктәпләрдә ата-аналар контроле эшли.

Иске Кади мәктәбе ашханәсенең азык-төлек әзерләү блогында идәннәргә плиткалар җәелгән, стена, түшәм дә яңартылган. Ризык пешерү өчен яңа электр җиһазлары урнаштырганнар, шкафлар, өстәл, ике суыткыч кайтарганнар, савыт-саба юуу урыннарын да уңайлы итеп үзгәрткәннәр.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район мәктәпләрендә 1761 укучы белем ала, алар барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныфлардагы – 554 укучы тулысынча дәүләт карамагында. Шулай ук әтиләре махсус хәрби операциядә булган, физик мөмкинлекләре чикле, күп балалы, аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучылар да бушлай туклана.

Марат Гомәров видеосы, Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев