Чирмешәндәге рейдлар вакытында әллә ничә урында чүплекләргә юлыкканнар
Район административ комиссиясе әгъзалары ноябрьнең икенче, өченче атналарындагы чисталык рейдлары вакытында 12 гражданинга кисәтү кәгазе тапшырганнар, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике хуҗага карата беркетмә төзегәннәр.
Чираттагы комиссия утырышында өч административ эш тикшерелгән һәм барлыгы 6 мең сум күләмендәштраф салынган.
Рейдлар вакытында район үзәгенең Дзержинский урамындагы бер йорт янында көнкүреш калдыклары өеме ачыклана.
-Гаепләнүчеләрдән, үз ялгышларын йолып калу өчен, еш кына, фәлән йортта чүп-чар өеме ята, сез аларга штраф салмыйсыз, ә мине бик тиз күреп алдыгыз, дигән сүзләр ишетергә туры килә, - ди район административ комиссиясе секретаре Диләрә Сөнгатуллина. – Төзекләндерү өлкәсендә кагыйдә бозу фактын һәркем терки ала, моның өчен фото ясарга һәм координаталарын күрсәтеп, административ комиссия комиссия адресына юлларга гына кирәк.
Комиссия әгъзалары рейд вакытында Беренче Май урамында, “Озерный” паркына төшү өлешендә чүп-чарга юлыкканнар, шулай ук бу тирәдә үсүче чүп үләннәре дә матурлыкны боза. Совет урамындагы күп фатирлы йортлар янындагы көнкүреш калдыкларын җыю өчен куелган контейнер мәйданчыкларындагы тәртипсезлек биредә яшәүчеләрне һич тә бизәми. Контейнерларга салынмаган пакетлардагы азык-төлек калдыклары тузылып ята, бу - этләр, мәчеләр ияләшергә бер сәбәп. Үз чиратында әлеге хайваннар шушы тирәдә яшәүчеләргә куркыныч тудыра.
-Бу әле кайбер очраклар гына. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозмыйча яшик, аны үтәмәүчеләр штрафка тартылачак, - диде Диләрә Сөнгатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев