Лашман мәктәбен 1978 елда тәмамлаучылар җыелышып китап чыгарган
“Исхакыйлы, тарихлы, мәгърифәтле Лашманым”: Лашман авылы мәдәният йортында Зөләйха Шарапова-Ханованың тарихи басмасы тәкъдим ителде.
Затлы, төсле рәсемнәр белән бизәлгән шушы саллы хезмәтне Лашман урта мәктәбен 1978 елда тәмамлаган, 1960-1961 елгы егетләр-кызлар күмәк көч белән чыгарган. Араларында лашманлылар, әмирлеләр генә түгел, әлеге мәктәптә 9-10 нчы сыйныфларда белем алган Яшәүче, Кармыш, Туймәт егет-кызлары да бар.
-Биредә белем бирүче укытучыларыбыз безне ничек каршы алганнары бүгенгедәй хәтердә. Алар безнең өчен әти дә әни дә булдылар. Без ике ел интернатта торып белем алдык. Лаеклы ялга чыккач, шул укытучыларыбыз хакында китап язу теләге туды, - ди китап авторы Зөләйха Шәфигулла кызы (Кармыш).
Сыйныфташлар китап чыгару хакында 2023 елдагы 45 еллык очрашуларында килешкән булганнар. Бүген инде кайберләре оныклар ук үстерүче классташлар республикабызның, илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт куйган. Араларында нинди генә һөнәр ияләре юк: игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, журналистлар, шоферлар, инженерлар... Һәрберсе мактаулы булган алар. Әнә бер классташлары, нефтьче булып эшләгән Локман Хамматов хәтта Россия Федерациясенең “Фидакарь хезмәт өчен” ордены белән бүләкләнгән. Гомумән, һәр классташ үз һөнәре өлкәсендә – “орден иясе”. Аларның һәркайсы хакында китапта мәгълүмәт бар.
Китапны чыгаруның матди ягын кайгырту мәшәкатьләрен үз өстенә алган, бу уңайдан классташларын бер йодрыкка туплаган Фәрит Миңнекаев әйтүенчә, ни кызганыч, бүген кайбер классташлар мәрхүм, мәрхүмәләр инде. Бүген аларны һәм мәрхүм укытучыларны дога кылып искә алдылар.
Китапны тәкъдим итү кичәсе мәктәп тормышындагы, яшьлектәге кызыклы истәлекләр, җыр-бию белән үрелеп барды.
Хәтер саклаучы сыйныфташларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов рәхмәт әйтеп, аларның кайберләренә район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев