Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

7 яшьлек Иске Котыш кызы әнисен эчмәскә үгетли

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия членнары бер уңышсыз гаиләдәге хәлне бераз булса да уңай якка хәл итү белән диярлек, аның урынына яңалары ачыклана. Комиссиянең чираттагы утырышына да шундый гаиләләр чакырылган иде. Чирмешәндә яшәүче әти кеше Б. ялгызы дүрт бала тәрбияли, ике бәләкәй малай үзенеке булса, бер кыз опекага алынган, ә...

Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия членнары бер уңышсыз гаиләдәге хәлне бераз булса да уңай якка хәл итү белән диярлек, аның урынына яңалары ачыклана. Комиссиянең чираттагы утырышына да шундый гаиләләр чакырылган иде.

Чирмешәндә яшәүче әти кеше Б. ялгызы дүрт бала тәрбияли, ике бәләкәй малай үзенеке булса, бер кыз опекага алынган, ә бер кыз бала вакытлыча яшәгән хатынының кызы. Әни кеше К. кызын бу иргә калдырып Самарага киткән, анда яши. Ә ялгыз ирнең аннан башка да проблемалары күп, үз балаларын да тәрбиялисе бар. Бәләкәй малае кесә телефоны урлауда гаепләнә, шул ук малай 1 класс укучысын да кыйнаган. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм укытучылары сүзләренә караганда, балаларга өйдә уңай шартлар тудырылган диеп булмый, укулары да аксый, тәртипләре дә мактанырлык түгел. Бу гаилә комиссия тарафыннан контрольгә алынды, әти кешегә штраф та салынды. Ә К. кызын үзе белән алып китәргә ышандырды.
Иске Котыштан Ш.га тагын бер тапкыр ышанып карарга булдылар, әгәр ана кеше кабат шешәгә үрелсә бу балаларыннан да колак кагачак (күп еллар элек ана хокукыннан мәхрүм ителгән булган, шуннан соң тагын ике бала тапкан.). Тәртипсез тормыш рәвеше алып барган ананың кызы белән малае 6 ай ятимнәр йортында тәрбияләнгән. 7 яшьлек кыз бала да эчүнең яхшыга илтмәгәнен аңлый: "Әни, башка аракы эчмә инде!"- ди. Аңлар микән әнисе ?!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы