Проблема бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Кәминкәнең Заречная урамы халкы суга тиенәчәк
Түбәнкәминкәлеләрне күптәннән борчыган су проблемасы хәл ителә. Хәзер Заречная урамына да су аръяктан киләчәк.
-
Чирмешән районына мал табиблары һәм фельдшерлар кирәк
Район дәүләт ветеринария берләшмәсендә ике мал табибы һәм бер ветеринар фельдшер вакансиясе буш.
-
Чирмешәндә административ комиссия зур чүп өеменә тап булган
Район административ комиссиясе чисталык рейдларын дәвам иттерә. Комиссия әгъзалары Чирмешән, Лашман, Бәркәтә, Ивашкино, Иске Котыш, Кармыш авыл җирлекләрендә булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга карата беркетмәләр төзегән, кисәтү ясаган.
-
Тирә-юньне чүпләүче чирмешәнлеләргә 2 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яный
Санитар-экологик икеайлыкның тәүге ике атнасында район административ комиссиясе 14 хокук бозу очрагын ачыклады.
-
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны социаль челтәрләрдә пенсияне цифрлы сумга күчерүгә бәйле алдалауның яңа схемасы барлыкка килү турында кисәтә
Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә «барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк» дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.
-
Чирмешәндә юлга кар чыгаручыларны “аулый” башлыйлар
Кар көрәгәндә мөһим бер кагыйдәне истән чыгарырга ярамый: йорттагы карны машина йөрү юлына этеп чыгару авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре буенча катгый тыела.
-
Чирмешән районында эт, мәчеләргә дә котыру чиренә каршы прививка ясыйлар
Котыру авыруы – хайваннарның, шулай ук кешеләрнең дә гомеренә куркыныч янаучы йогышлы чир.
-
Чирмешән районында эте күрше баласын тешләгән бер гражданин штраф түләячәк
Район административ комиссиясе Иске Элмәле кешесенә, эте балага куркыныч тудырган өчен, беркетмә төзегән. Бу гражданинга 2000 сум штраф яный.
-
Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркны кемнәр чүпли
Район үзәгендәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәрләре аптырашта.
-
Чирмешән районында ун наркоман исәптә тора
Чирмешән районы үзәк больницасының наркология кабинетында 10 наркоман исәптә тора, шуларның берсе яшүсмер.
-
Бәләкәй кыз электр иттарткычына кулын тыккан
Нефтекама шәһәрендә 4 яшьлек кыз бала ялгыш кына электр иттарткычына кулын тыккан.
-
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган дүрт чирмешәнлегә штраф салынган
Административ комиссиянең чираттагы утырышында җиде беркетмә тикшерелеп, шуларның дүртесенә штраф салынган. Бу гражданнарга барлыгы 34 мең сум түләргә туры киләчәк.
-
“Солдат карьеры”н кем чүплеккә әйләндерә?
Чисталыкны саклау – ул бары тик коммуналь хезмәтләр эше генә түгел. Ул һәр кешенең рухи тәрбиясе, мәдәнияте һәм дөньяга карашы. Чүпне теләсә кайда ташлау һәм түгү берәүне дә бизәми.
-
Узган елда Чирмешән районында урамда йөрүче 100гә якын эт тотылган
Узган елда район үзәк больницасына төрле хайваннардан зыян күргән байтак райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Мондый очраклар Чирмешәндә, Иске Элмәледә, Кара Чишмәдә, Иске Котышта, Туймәттә һәм башка кайбер авылларда теркәлгән.
-
Чирмешәндә юлларга ком сибәләр
Узган атна ахырында яуган яңгырлардан соң аяк асты тәмам шугалакка әйләнде.