Чирмешәнгә югары уку йортлары вәкилләре килде
Өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында районда югары уку йортлары вәкилләре белән очрашулар оештырыла.
1 нче Чирмешән мәктәбенә Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария академиясеннән кунаклар килгән. Район мәдәният йортында узган шундый очрашуда Воронеж Хәрби-һава академиясе һәм Казан кооператив институты вәкилләре чыгыш ясаган. Алар уку йортлары турында видеофильмнар, презентацияләр күрсәткәннәр, укырга керү шартлары белән таныштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев