Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешән укучылары белемнәрен фән олимпиадаларында сыный
Мәктәпләрдә фән олимпиадаларының муниципаль этабы бара. Ул 20 декабрьгә кадәр дәвам итә.
-
Бәркәтә мәктәбендә “Татнефть” грантына заманча кабинет ачтылар
Яңа уку елында Бәркәтә урта мәктәбендә информатика, физика, математика дәресләре заманча җиһазландырылган кабинетта уза башлады. Мәктәп “Татнефть” гранты отып, информатика кабинетын ремонтлаткан һәм аны җиһазландырган.
-
Иске Үтәмеш мәктәбендә информатика кабинеты яңартылган
Быел Иске Үтәмеш төп мәктәбенең информатика кабинеты яңартылган. Алар “Татнефть” грантын отып, ремонт ясатканнар һәм җиһазлар алганнар.
-
Иске Кади мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Суда нинди микроорганизмнар яши? Электр җиһазларын ничек тоташтырырга? Иске Кади мәктәбе укучыларының боларны белү өчен мөмкинлекләре тагын да артты.
-
Быел Чирмешән районы мәктәпләрендә 1810 укучы белем алачак
Бүген районыбызда 132 бала мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керде. Гомумән, яңа уку елында белем йортларыбызда 1810 укучы фән нигезләрен өйрәнәчәк.
-
Чирмешән районында мәктәп автобусларына дәгъва юк
Яңа уку елында 16 мәктәп автобусы, 22 маршрут буенча, 32 авылдан 225 укучыны йөртә. Автобуслар паркы даими яңартылып тора, 2022 нче елда районга ике яңа автобус биргәннәр, 2023 нче һәм 2024 нче елларда, балаларны йөртү өчен, тагын ике яңа “Газель” кайткан.
-
Чирмешән укытучылары үткән елга йомгак ясадылар, яңа уку елына бурычлар билгеләделәр
Быел Чирмешән укытучыларының август киңәшмәсе «Чирмешән муниципаль районының мәгариф тармагы стратегик ориентирлары контекстында: казанышлар, проблемалар, перспективалар» дигән темага багышланган иде.
-
Чирмешән яшьләре медицина өлкәсен сайлый
12 егет һәм кыз район үзәк больницасы аша, максатчан программа буенча, югары уку йортларында табиб белгечлеге үзләштерә.
-
1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча республикада яңа мәктәпләр ачылуы көтелә
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак. Моннан тыш, булган мәктәпләр өчен 1 245 урынга исәпләнгән 3 өстәмә корпус ачылачак. Быел әле тагын бер мәктәп өчен 375 урынга 1 өстәмә корпус сафка бастырылачак.
-
Лашман мәктәбе ремонтына 26 миллион сум акча тотылачак
Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар урнашкан өлешен капиталь ремонтлауга керешкәннәр.
-
Чирмешәндә мәктәп укучыларының районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте
Традиция буенча, инде икенче ел рәттән, төп чара башланганчы, район җитәкчесе Рамил Айбатов “Укудагы уңышлары өчен” медале ияләре һәм бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.
-
Лашман укучысы Булат Зөфәров математикадан имтиханда 98 баллга ия
Химия, рус теле һәм математика фәннәре буенча район мәктәпләренең 20 укучысы бердәм дәүләт имтиханнарында 80нән күбрәк балл җыйган.
-
Чирмешәннең сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды
Быел балалар сәнгать мәктәбен 38 бала тәмамлады.
-
Чирмешән районында 117 бала бакча белән хушлашкан
Быел район балалар бакчаларында тәрбияләнгән 117 малай һәм кыз балалар бакчасы белән хушлашкан. Үткән ел андыйлар, мәктәпкә китүчеләр 130 булган.
-
Чирмешән районында 11 сыйныфны тәмамлаучы 60 укучыга “Соңгы кыңгырау” чыңлады
Быел 1 нче Чирмешән урта мәктәбе 87 нче чыгарылышы белән хушлашты, “Соңгы кыңгырау” унберенче сыйныфны тәмамлаучы 7 укучы өчен яңгырады.