Кадрия Гамирова автор яңалыклары
-
Кара Чишмәдән Шәфыйковлар хуҗалыгында куяннар гына да 40тан күбрәк
Кара Чишмә авылыннан Вазыйх Шәфыйков пенсиягә чыккач, яшьрәк вакыттагы шөгылен кабат башлап җибәргән. Соңгы елларда ул куяннар үрчетүгә керешкән.
-
Туймәт авылыннан Хәйруллиннарны Әлмәттә дә яхшы беләләр
Туймәттән Хәйруллиннар нәселе Әлмәттә узган “Без тарихта эзлебез” бәйгесендә катнаштылар.
-
Туймәт авылының социаль хезмәткәренә багышлап шигырь язганнар
Туймәт авылыннан Розалия Зарипова әби-бабайлар белән уртак тел табып эшли. Бер авылдашы аның турында хәтта шигырь дә язган.
-
Чирмешән районында 898 кеше татарча диктант язды
Районның балалар бакчалары һәм мәктәпләре коллективлары “Татарча диктант” Бөтендөнья мәгариф акциясенә кушылдылар.
-
Чирмешән укучылары белемнәрен фән олимпиадаларында сыный
Мәктәпләрдә фән олимпиадаларының муниципаль этабы бара. Ул 20 декабрьгә кадәр дәвам итә.
-
Иске Үтәмеш һәм Ивашкино балалары әниләренә бүләкләрне үзләре ясадылар
Туган як тарихы музее хезмәткәрләре Иске Үтәмеш һәм Ивашкино мәктәпләрендә “Истәлеккә бүләк” темасына мастер-класслар уздырдылар.
-
Чирмешән районында тырыш хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Район җитәкчеләренең атналык эш киңәшмәсе бүләкләүләрдән башланды.
-
Чирмешәннең полиция ветераннары кайбер вакыйгаларны күз яшьләре белән искә ала
Район башлыгы Рамил Айбатов районның полиция ветераннарын кафега чакырып кунак итте.
-
Лашманның яшь артистларына Кәрим Тинчурин театрында Диплом тапшырганнар
Лашман урта мәктәбенең “Яшь артистлар” театр коллективы быел да Казандагы Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә чыгыш ясап, “Монолог” номинациясендә җиңү яулаган.
-
Туймәттән 67 яшьлек Вәсилә Гарифуллина көн дә турникта тартыла
Туймәт авылында яшәүче Вәсилә Гарифуллинадан ярдәм сорап авылдашлары гына түгел, хәтта күрше районнардан да килгәлиләр. Ул гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең буыннарын утырта.
-
Чирмешәннән Илшат Заһретдинов металлның кисәген дә әрәм итми
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль нәкъ менә Илшат Заһретдинов кебек уңган егетләргә атап әйтелгән сыман.
-
Кара Чишмәдән Әгълүковлар өчен абзардагы 5-6 баш мал юк та сыман
Кара Чишмә авылында яшәүче Алсу һәм Марат Әгълүковларның хуҗалыгындагы малларның, кош-кортларның төрләрен санап чыгарга кул бармаклары гына җитми.
-
Быел Чирмешәндә никахын рәсмиләштергән иң олы кияүгә 63 яшь
Быел районда гаилә корган иң яшь кияүгә – 20, иң яшь кәләшкә 19 яшь. Никахларын рәсмиләштерүчеләр арасында 63 яшьлек кияү белән 60 яшьлек кәләш тә бар.
-
Чирмешәнлеләрне юка бозга кермәскә өндиләр
1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр су объектларында куркынычсызлык айлыгы бара. Көзен юка боз - куркыныч. Берничә ел элек районда бер балыкчының гомере шул сәбәпле өзелде.
-
Кара Чишмәдән Әгълүковларның эш көннәре иртәнге сәгать 4-5тә башлана
Кара Чишмәдән Марсель Әгълүков өч ел элек авылда йорт сатып ала һәм малчылык эшенә керешә. Хатыны Ангелина да үзенә пар килгән, инде кызлары үсеп килә.