Югары Кәминкәдән Азат Гарифуллин “Жигули” откан
Авыл мәдәният йортында узган "Бал-маскарад"тан кайберәүләр лотереяга куян, әтәчкә хәтле отып кайтучылар булган. Ә менә супер-призга "Жигули" да куелганын ишеткәч, халык бөтенләй "Аһ" итә. Мондый бүләккә кем кызыкмас, "машинаның" номерына кадәр бар, имеш. Ачкычы тартмада, ди. Аның өчен отыш башлангач, тамаша залында тынлык урнаша. Лотерея тоткан куллар тирләп чыга, дулкынлаудан...
Мондый бүләккә кем кызыкмас, "машинаның" номерына кадәр бар, имеш. Ачкычы тартмада, ди. Аның өчен отыш башлангач, тамаша залында тынлык урнаша. Лотерея тоткан куллар тирләп чыга, дулкынлаудан авыз кибә. Кемгә булыр гына бу затлы бүләк? Ниһаять, алып баручы отышлы номер иясен атый: бу көнне бәхет Азат Гарифуллинга елмая. Авыл халкы телендә "Жигули" дип йөртелүче, фаралар да ябыштырылган Т20-16А3 номерлы тазны, көчле алкышлап, аңа тапшыралар.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев