Бәйрәмнәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндә журналистлар Спартакиадасы узачак
Киләсе атнада, 26 июнь көнне, Чирмешәндә республика массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Спартакиадасы үтәчәк.
-
Иске Үтәмештә Авыл көнендә әтәч кудылар
Иске Үтәмештә Авыл көнендә көрәш батырына үзенчәлекле бүләк – әтәч бирделәр.
-
Чирмешәндә Германиядә хезмәт иткән ветераннар очрашты
9 июнь көнне район үзәгендә Германиядә совет гаскәрләре төркеме ветераннары җыелды. Алар Җиңү паркында хатирәләрен яңарттылар, аралаштылар һәм хезмәттәшләрен искә алдылар.
-
Чирмешәндә Россия көне уңаеннан оештырылган чарада төрле телләрдә җырлар яңгырады
Россия көне уңаеннан Чирмешәннең Яшьләр мәйданчыгында оештырылган бәйрәм гөрләп үтте.
-
Район башлыгы Рамил Айбатовның Россия көне уңаеннан КОТЛАВЫ!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихластан тәбрик итәм!
-
Чирмешән Сабан туе: кыр батырына – трактор, баш батырга – квадроцикл
Чирмешәннән механизатор Марсель Нигъмәтуллин бүген бәйрәмнән бүләккә – кечкенә трактор, көрәш батыры Марат Кәримов квадроцикл алып китте.
-
Иске Кади балалары катыктан акча эзләде
Иске Кади авылында 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, балалар өчен Сабан туе үтте.
-
Иртәгә, 6 июньдә Чирмешәндә Сабан туе узачак
Чынга ашмас вәгъдә биргәндә, якташларыбызның уен-көлке белән “Чумачка Сабан туенда исәпләшербез” дигән гыйбарәсе райондашларга яхшы таныш. Тик ашыгып сөйләмәгез: быел кечкенә Чумачкада да Сабан туе, дөресрәге, Авыл көне үткәрмәкчеләр.
-
Бәркәтәдәге балалар мәйданчыгында дистәгә якын инвентарь урнаштырганнар
Бәркәтә авылында “Татнефть” гранты акчаларына балалар мәйданчыгы ясадылар.
-
Чирмешәндә балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Чирмешән лицее янындагы мәйданчыкта “Чирмешән – бәхетле киләчәк территориясе” дип аталган бәйрәм чарасы оештырылды.
-
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Светлана Захарованың бәйрәм белән котлавы
Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар һәм дуслар!
-
Чирмешәндә Сөлге җыючыларны кайнар коймаклар белән каршы алдылар
Әби-бабайлардан калган гореф-гадәтне яңартып, район үзәгендә быел да Сөлге җыйдылар.
-
Чирмешәннең ветеран чик сакчылары янә марш белән уздылар
Чирмешән районында Чик сакчылары көнен быел да бик зурлап билгеләп үттеләр.
-
Чирмешәнлеләрне балалар бәйрәменә чакыралар
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен узган брифингта 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнен уздыру, балалы гаиләләргә булган ташламалар турында сөйләделәр.
-
Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.