Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә һәр оешманың үз Кыш бабае булачак

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне, мәйданчыкларны бизәү буенча районда быел да оешмалар арасында конкурс игълан ителә. -Быел Чирмешәндә үзәк Чыршыны бизәүдә һәр оешма үз өлешен кертер, моңа мөмкинлек табар дип көтелә,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Предприятиеләр, учреждениеләр үз территорияләрен дә бизәргә бурычлы. Үзәк чыршыны...

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне, мәйданчыкларны бизәү буенча районда быел да оешмалар арасында конкурс игълан ителә.


-Быел Чирмешәндә үзәк Чыршыны бизәүдә һәр оешма үз өлешен кертер, моңа мөмкинлек табар дип көтелә,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. - Предприятиеләр, учреждениеләр үз территорияләрен дә бизәргә бурычлы.

Үзәк чыршыны ачу тантанасында да оешмалар һәм авыл Советларының актив катнашуы күздә тотыла. Һәр оешма үз Кыш бабае һәм Кар кызын киендереп, бу чарада чыгыш ясарга тиеш була. Монысы - яңалыкларның берсе. Махсус комиссия чыршылар һәм Яңа ел мәйданчыкларының бизәлешен тикшереп, җиңүчеләрне билгеләгәндә, моны да исәпкә алачак.

Бәйрәм көннәрендә районда төрле чаралар оештырылыр дип көтелә. Бу көннәрдә район үзәк китапханәсе, физкультура - сәламәтләндерү комплексы, Боз сарае ишекләре ачык булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы Кыш бабай Яңа ел предприятие

2
X