Чирмешәндә сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршысы узды
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршысы узды

Декабрьнең соңгы көннәрендә балалар өчен бәйрәмнәр күп оештырыла. Район башлыгы Рамил Айбатов 250ләп баланы Яңа ел тамашасына чакырды.

Районның талантлы балалары өчен әзерләнгән район башлыгы чыршысыннан яшь кунаклар барысы да бүләкләр белән китте. Алар өчен Алабуга мәдәният көллияте студентлары Яңа ел тамашасы күрсәтте. Бәйрәм кунаклары яшь артистлар белән бергәләп “бәхет” эзләделәр.

Ивашкино мәктәбеннән Оксана Емельянова мондый бәйрәмдә икенче тапкыр катнаша. Ул яхшы укый, волейбол уйный, чаңгыда да оста йөри.

-Район башлыгы чыршысына эләгү өчен тырышып укырга кирәк, - диделәр Чирмешән лицее укучылары Эльвина Мусина һәм Ульяна Трофимова. – Без төрле бәйгеләрдә актив катнашабыз, спортны да яратабыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев