Чирмешәндә Кыш Бабай резиденциясе эшли
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Кыш Бабай резиденциясе эшли

Район үзәгендә Кыш Бабай резиденциясе үз ишекләрен ачты.

Үзәк чыршыны ачканнан соң балалар резиденциягә ашыктылар, Кыш Бабай белән Кар Кызына үз осталыкларын күрсәттеләр һәм бүләк алдылар. Беренче көндә үк дистәләгән сабый Кыш Бабайда кунакта булды.

Резиденция киләсе елның 11 гыйнварына кадәр эшләячәк. Кыш Бабай балаларны 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр көтә.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев