Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә бабайлар истәлегенә велойөреш уздырдылар

Чирмешән яшьләре Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап, велойөрешкә чыкты. 72 еллык уңаеннан, алар символик 7200 метр ара узарга булганнар. Яшьгвардиялеләр оештырган акциядә ике дистәгә якын велосипедчы катнашты. Егетләр, кызлар Җиңү паркындагы "Азатлык сугышчысы" һәйкәле яныннан кузгалып, Чирмешәннең әйләнгеч юлын, Кече Чегодай янындагы юл чатын, район үзәге урамнарын узып, янә Җиңү паркына...

Чирмешән яшьләре Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап, велойөрешкә чыкты. 72 еллык уңаеннан, алар символик 7200 метр ара узарга булганнар.


Яшьгвардиялеләр оештырган акциядә ике дистәгә якын велосипедчы катнашты. Егетләр, кызлар Җиңү паркындагы "Азатлык сугышчысы" һәйкәле яныннан кузгалып, Чирмешәннең әйләнгеч юлын, Кече Чегодай янындагы юл чатын, район үзәге урамнарын узып, янә Җиңү паркына кайттылар. Каршы җил, кыен юл участоклары булуга карамастан, катнашучылар барысы да финишка исән-сау, яхшы кәеф белән килеп җиттеләр. Велойөреш дистанциясен яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Илдус Мәссаров, район Советы депутаты Ирек Нуртдинов та уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined