Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән бал-маскарады Яшьләр мәйданында узачак

Яңа ел кичендә, 31 декабрьдә үзәк чыршы каршындагы мәйданда узачак Чирмешән бал-маскарадында Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, Шерлок Холмс, Доктор Ватсон һәм 2014 елның символик билгесе - Ат та катнашачак. -Кичке 8дә башланачак тамаша иртәнге 4кә хәтле дәвам итәчәк,- ди район мәдәният йорты директоры Ольга Маркова. - Тамашачыларны...

Яңа ел кичендә, 31 декабрьдә үзәк чыршы каршындагы мәйданда узачак Чирмешән бал-маскарадында Кыш бабай белән Кар кызы гына түгел, Шерлок Холмс, Доктор Ватсон һәм 2014 елның символик билгесе - Ат та катнашачак.


-Кичке 8дә башланачак тамаша иртәнге 4кә хәтле дәвам итәчәк,- ди район мәдәният йорты директоры Ольга Маркова. - Тамашачыларны кызыклы уеннар, конкурслар, җырлы-биюле тамаша көтә. Быел сценарий бик кызыклы, ләкин алдан ук бөтен серне ачасым килми.

Лашман авылы бал-маскарадының төп призы - тере әтәч булачак.

-Авыл үзешчәннәре тарафыннан оештырылган күңелле Яңа ел тамашасы гадәттә төнге 11ләргә хәтле бара, ә аннары халык Яңа ел каршыларга өйләренә таралыша,- ди Лашман мәдәният йорты мөдире Дания Гайсина.

Быел гына сафка баскан Якты Тау клубы да Яңа елга ныклап әзерләнә.

-Элек бәйрәмнәргә Иске Кадига йөри идек, быел тәүге тапкыр үз клубыбызда бал-маскарад уздырырга ниятлибез,- ди клуб мөдире Рәшит Сафин. - Авылдашларны 31 декабрь кичендә Шүрәле, бүреләр, пәриләр катнашында әкияти тамашалы концертка чакырабыз. 2 январьда мәчет картлары да авыл балалары өчен бәйрәм уздырырга әзерләнәләр.

Яңа ел кичендә Ивашкино халкын да мәдәният йортында театральләштерелгән тамаша көтә. Лотерея билетлары уйнатучылар өчен призлар әзерләнгән, алар арасында шампан шәрабы һәм бәйрәм торты да булачак. Ә январьның беренче көннәрендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар дискотекасы оештырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балмаскарад