Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Пассажир авария урынында үлгән

19 март көнне Яңа Чишмә районы территориясендә булган авариядә 51 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасында иртәнге сәгатьтә була. "Лада" автомобиле белән идарә итүче - 1976 елгы Бөгелмә шәһәре кешесе каршы як полосага чыгып, К-700А тракторының артында урнашкан "пычакка" бәрелә. Ул көнне һава торышы да нык бозылган, кар...

19 март көнне Яңа Чишмә районы территориясендә булган авариядә 51 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасында иртәнге сәгатьтә була. "Лада" автомобиле белән идарә итүче - 1976 елгы Бөгелмә шәһәре кешесе каршы як полосага чыгып, К-700А тракторының артында урнашкан "пычакка" бәрелә. Ул көнне һава торышы да нык бозылган, кар яуган, буранлы, юллар бозланган иде. Нәтиҗәдә җиңел машинаның арткы урынында утырган пассажир - Галина Александрова алган җәрәхәтләрдән авария урынында ук һәлак була. Икенче пассажир һәм машина йөртүче төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алалар. Аларны Яңа Чишмә районының үзәк больницасына озатканнар.
Әлеге мәгълүматлар "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария

2
X