Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Кышын машинаны тыңлату кыен

30 октябрьдә, тәүге кар яуган көнне, район үзәгендәге Дзержинский урамында ике машина бәрелешә. Йөртүчеләре исән - сау, ә менә машиналары яхшы ук җимерелгән. ЮХИДИ бүлекчәсендә әйтүләренчә, авариягә эләккән "Калина" ма­шинасының көпчәкләре кыш­кы­га алмаштырылмаган, икенче автомобильнең тә­гәр­мәч­ләреннән дә, җәй айларында шуларда йөр­гәнгә, "шипыларыннан" күптән инде "җилләр очкан". Нәтиҗәдә машиналар бозлы юлда...

30 октябрьдә, тәүге кар яуган көнне, район үзәгендәге Дзержинский урамында ике машина бәрелешә. Йөртүчеләре исән - сау, ә менә машиналары яхшы ук җимерелгән.

ЮХИДИ бүлекчәсендә әйтүләренчә, авариягә эләккән "Калина" ма­шинасының көпчәкләре кыш­кы­га алмаштырылмаган, икенче автомобильнең тә­гәр­мәч­ләреннән дә, җәй айларында шуларда йөр­гәнгә, "шипыларыннан" күптән инде "җилләр очкан". Нәтиҗәдә машиналар бозлы юлда шуып китеп, бер-берсенә килеп бә­релә.
Кызганычка каршы, бу көнне башка районнарда булган юл-транспорт һәлакәтләренең ахырлары яхшы бетми шул. Алексеевск районында "Джили М-Гранд" машинасы белән идарә итүче тизлекне арттыра, һава шартларын исәпкә алмый һәм юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәдә машина йөртүче авария урынында җан бирә, пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән больницага озатыла. Машинада җәйге резиналар булган.
Шул ук көнне Аксубай районында "Приора" машинасын йөртүче бозлы юлда тизлекне арттырып, каршы якка чыга һәм башка бер машина белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә "Лада" машинасын йөртүче һәм аның пассажиры шунда ук вафат булалар. Машинаның алгы күчәрләрендә - кыш­кы, арттагыларында җәйге тә­гәрмәчләр куелганлыгы ачык­ланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария кышкы юл