Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Котыш янында “Скания“ арбага бәрелгән

Күптән түгел Иске Котыш авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бәлага таручы машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Кичке тугызынчы яртыларда Нурлат ягыннан Кузай уңаена баручы "Маз" йөк машинасы йөртүчесе (Зәй районыннан) техникасының "чыгымчылавын" сизенеп, юлдан бераз кырыйга күчеп туктап кала. Авария фонарьләре кабызылган транспорт чарасының полуприцепына бераз соңрак "Скания"...

Күптән түгел Иске Котыш авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бәлага таручы машина йөртүчегә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә.

Кичке тугызынчы яртыларда Нурлат ягыннан Кузай уңаена баручы "Маз" йөк машинасы йөртүчесе (Зәй районыннан) техникасының "чыгымчылавын" сизенеп, юлдан бераз кырыйга күчеп туктап кала. Авария фонарьләре кабызылган транспорт чарасының полуприцепына бераз соңрак "Скания" автомашинасы килеп бәрелә.
-Авариядә арттан килгән машинага зур зыян була. Аның кабинада кысылып калган йөртүчесенә Аксубай районы коткаручылары да ярдәм итте, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Юл инспекторы әйтүенчә, "Скания" тизлекне арттырган. Күкрәген авырттырган һәм башка җиңелчә җәрәхәтләр алган йөртүчене медицина ярдәме күрсәтеп өенә җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария