Карабрак йөрегез – юлда балалар!
Юл хәрәкәте

Карабрак йөрегез – юлда балалар!

26 августтан 8 сентябрьгә чаклы районда “Игътибар –балалар!” профилактик чарасы игълан ителде.

Мәктәпләрдә укулар башлану, юлларда балалар арту сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарны көчәйтә төшә. Бу чорда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юлда йөрү кагыйдәләренә кагылышлы чаралар ешрак узачак, балаларны машиналарда махсус утыргычларда йөртүгә, җәяүлеләргә, велосипедчыларга игътибарны арттырачаклар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев