Юл хәрәкәте

Качып котыла алмыйсың

Чирмешән-Азеево юнәлешендә хәрәкәт итүче Лада-111930 автомобиле йөртүчесе (хатын-кыз) тизлекне арттыру нәтиҗәсендә руль белән идарәне югалтып, юл читенә төшкән. Спиртлы эчемлек кулланган машина йөртүче (Лашманда тора) автомобилен калдырып, һәлакәт урыныннан качып китә. Хатын пассажирын - маңгае яраланган 9 яшьлек улын район үзәк больницасына китерә. Машинада бала утырту җайланмасы юк, ә куркынычсызлык...

Чирмешән-Азеево юнәлешендә хәрәкәт итүче Лада-111930 автомобиле йөртүчесе (хатын-кыз) тизлекне арттыру нәтиҗәсендә руль белән идарәне югалтып, юл читенә төшкән.

Спиртлы эчемлек кулланган машина йөртүче (Лашманда тора) автомобилен калдырып, һәлакәт урыныннан качып китә.
Хатын пассажирын - маңгае яраланган 9 яшьлек улын район үзәк больницасына китерә. Машинада бала утырту җайланмасы юк, ә куркынычсызлык каешы эләктерелмәгән булган.
Салмыш хәлдәге йөртүче үзе зыян күрмәгән, аңа закон алдында җавап тотарга, берничә ел җәяү генә йөрергә туры киләчәк.

авария

Нет комментариев