Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Иске Элмәле борылышында “Жигули“ “фурага“ бәрелгән

Ноябрь әле төгәлләнмәгән, әмма район юлларында бу айда автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән 8 йөртүчене тоткарлаганнар да. Аларның берсе хәтта авария сәбәпчесе. Ул "Жигули"е белән йөк иномаркасын бәрдерә. "Жигули" хуҗасы - район кияве - Әлмәт районы кешесе хатынының авылында кунак булганнан соң кайтырга дип юлга кузгала. Тик яхшы ук...

Ноябрь әле төгәлләнмәгән, әмма район юлларында бу айда автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән 8 йөртүчене тоткарлаганнар да. Аларның берсе хәтта авария сәбәпчесе. Ул "Жигули"е белән йөк иномаркасын бәрдерә.

"Жигули" хуҗасы - район кияве - Әлмәт районы кешесе хатынының авылында кунак булганнан соң кайтырга дип юлга кузгала. Тик яхшы ук салмыш хәлдәге йөртүчесен тыңламаган "Жигули" Иске Элмәле борылышында "фура"ны таранлый. Һәлакәт китереп чыгаручыга хәзер 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Чит ил машинасын төзәтү мәшәкатьләре дә аның өстендә. Өстәвенә, ул вакытлыча машина йөртү хокукыннан да колак кага.
-Гомумән, ел башыннан алкоголь кулланган килеш транспорт белән идарә итеп тоткарланучылар саны 100гә үк җитеп килә. Шундыйлар гаебе белән район юлларында 5 һәлакәт теркәлде. Бәрдергәннән соң, бер җәяүленең гомере дә өзелде, исерекләр аркасында яраланучылар да бар, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, алар "кармагына" исерек хәлдә, нигездә, төнлә кабалар. Кунакта кәеф-сафа корып кайтучылар. Кагыйдәләрне санга сукмаучылар элегрәк зур трассаларда, авылларда очраса, соңгы вакытта андыйлар район үзәгендә дә арткан. Шунлыктан юлларга һәр төнне бер экипаж рейдка чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария