Чирмешән автоинспекторлары тагын “Тоннель” операциясе үткәрә
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары тагын “Тоннель” операциясе үткәрә

Чара Кузай – Нурлат – Бәркәтә автоюлының 2 нче километрында 20.00 дән 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген, 13 сентябрь кичендә узачак әлеге операция барышында районның ЮХИДИ  хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк. Транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итү мәсьәләсе аеруча игътибар үзәгендә.


Нет комментариев