Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, “Тоннель” операциясе вакытында, машина йөртүче 35 шоферны тикшергән.
Автоинспекторлар иртәнге 7дән 9га кадәр ике сәгать дәвам иткән рейд барышында иминлек каешларын тагу-такмауга аерым игътибар иткәннәр. Тикшерелгән 35 машина йөртүченең җидесе юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган, шуларның икесе иминлек каешларын эләктермәгәннәр.
фото редакция архивыннан
Нет комментариев