Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында юл һәлакәте: машина йөртүче нык имгәнгән

Кичә Югары Кәминкә һәм Кызыл Яр авыллары арасындагы олы юлда “Хонда” автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесен, күрше Әлмәт районының Елховой авылы кешесен, Әлмәт больницасына озатканнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бәла кичке  алтынчы яртыларда, караңгы вакытта була. Машина йөртүче Елховой ягыннан “Күтәмә борылышы” уңаена хәрәкәт иткән.

-Соңыннан мәгълүм булганча, машина йөртүче юлда ятучы йөк машинасы көпчәгенә - резинасына килеп бәрелә, аннан каршы хәрәкәт ягына чыгып, юл кырына төшеп әйләнеп каплана һәм янә “аягына” баса.  Күп төрле тән җәрәхәтләре алган машина йөртүче Әлмәт больницасына, реанимация бүлегенә, озатылды. Аның машинасы да нык җимерелгән, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

 

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев