Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Авариядә зыян күргән өч чирмешәнлене амбулатор дәвалануга җибәргәннәр

19 гыйнвар көнне Яңа Чишмә районында булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, КамАЗ автомобилен йөртүче, икенчел дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, Казаннан Чирмешәнгә төп юлдан кайтучы пассажир автобусына юл бирмәгән һәм нәтиҗәдә,  автобус ярымприцепка килеп бәрелгән.

Ике машинаның да йөртүчеләре – Чирмешән кешеләре.

Шуннан соң Акьяр ягыннан килүче “Рено Логан” автомобиле (аның руле артында да Чирмешән районы кешесе була) авариягә эләккән КамАЗга, шул вакытта Яңа Чишмә районы кешесе идарә иткән “Лада Гранта” машинасы Hyundai автобусына килеп бәреләләр.

Юл- транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Яңа Чишмә хастаханәсенә китерелгән автобус йөртүчесенең гомере өзелә.

Авариядә зыян күргән өч якташыбызны - автобус пассажирларын Чистай хастаханәсенә озатканнар.

Райондашларыбызның, өчесенең дә, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә, алар амбулатор дәвалануда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев