Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Авариядә өч ир-ат зыян күргән

Питрәч районында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстанда М7 юлында авариядә өч ир-ат зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.

Питрәч районында М7 трассасының 871 чакрымында кабель төялгән фура, “Тойота Ленд Крузер”, “Рено Дастер” һәм “КИА” җиңел машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

 

Бәрелешкәннән соң, япон машинасының алгы тәгәрмәче өзелгән, алгы бамперы, капоты яньчелгән. “Рено” белән “Киа” да металл өеменә әверелгән.

Корея автомобилендәге өч кеше Минзәлә районында яшәүчеләр булган. 20 яшьлек йөртүче, шулай ук ике пассажир җитди җәрәхәтләр алган. Гадәттән тыш хәл урынында янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне машинадан алып, "ашыгыч ярдәм" табибларына тапшырган. Аларны хастаханәгә озатканнар. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария