Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Аксубай районында “Нива” белән җигүле ат бәрелешкән

Юл һәлакәте Аксубай – Чистай юлының 39нчы чакрымында килеп чыккан.

Аксубай районында “Нива” белән бәрелешкән җигелгән ат хуҗасы һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Аксубай – Чистай юлының 39нчы чакрымында булган юл һәлакәте турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 2 сәгать 10 минутта алынган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 30 яшьлек “Нива” йөртүчесе арба белән бәрелешкән. Шуннан соң “Нива” юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән.

Алган җәрәхәтләрдән 57 яшьлек ир-ат урында ук үлгән. Машина йөртүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

 

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр автомобильнең аккумуляторын сүндергән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фаҗига авария үлем Аксубай Чистай

2
X