Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 2 майда булган авариядә 5 егет үлгән

    2 май көнне, кичке сәгать уннарда Байлар Сабасы - Килдебәк юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында әлеге машинадагы 5 егет тә һәлак булган. "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып...

    2 май көнне, кичке сәгать уннарда Байлар Сабасы - Килдебәк юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

    Ике машина - "ВАЗ-2114" һәм "Митсубиси" автомобильләре бәрелешкән. Тизлек шул дәрәҗәдә югары булган ки, "ВАЗ-2114" машинасы тимер өеменә әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында әлеге машинадагы 5 егет тә һәлак булган.
    "Митсубиси" шоферын авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Һәлакәт урынына ярдәмгә 23 кеше, 7 берәмлек техника җәлеп ителә.
    Ясминә ШӘМСЕТДИНОВА.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: авария
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: