Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәннең кабагы да – үтемле товар

Бездә үстерелгән суганга шәһәрләрдә әле дә ихтыяҗ бар. Район хәзерләүләр конторасыннан әйтүләренчә, Чирмешән бакчачылары иккән сарымсак, хәтта кабак та күптән түгел оештырылган ярминкәләрдә тиз сатылып беткән. Җиләк, карлыган яфрагы, юкә, ромашка, тырнак гөл (календула), клевер чәчәге, мәтрүшкә, каен себеркесе, бөтнек - хәзерләүчеләр шәһәрләрдә оештырыла торган ярминкәләрдә сатып алучыларга шундыйрак товарлар...

Бездә үстерелгән суганга шәһәрләрдә әле дә ихтыяҗ бар. Район хәзерләүләр конторасыннан әйтүләренчә, Чирмешән бакчачылары иккән сарымсак, хәтта кабак та күптән түгел оештырылган ярминкәләрдә тиз сатылып беткән.


Җиләк, карлыган яфрагы, юкә, ромашка, тырнак гөл (календула), клевер чәчәге, мәтрүшкә, каен себеркесе, бөтнек - хәзерләүчеләр шәһәрләрдә оештырыла торган ярминкәләрдә сатып алучыларга шундыйрак товарлар да тәкъдим итә. Аларны быел 800 килограммлап чамасы кабул иткәннәр. Дару үләннәрен, нигездә, 1нче Чирмешән мәктәбе, Туймәт, Ивашкино авыллары укучылары җыеп тапшырган.

Хәзерләүләр конторасы шәһәрләрдә яшәүчеләрне Чирмешән суганы белән дә тәэмин итә. Ярминкәләрдә бу товар әле дә популяр ди. Район халкыннан җыелган 30 тонналап суганны сатып бетергәннәр дә диярлек.

Безнең бакчачылар үстергән сарымсак, хәтта кабак та шәһәр җирендә үтемле товар булган. 27нче октябрь көнне Казанда узган ярминкәгә дә хәзерләүләр конторасы халыктан җыелган кишер, бәрәңге, кызыл чөгендер, кәбестә алып барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярминкәләр