Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешәндә үткән ярминкәдә бодай, печән, бозаулар, тавыклар да саттылар

Чирмешәндә узган якшәмбе көнне дә ярминкә оештырдылар. Иртәдән үк кар явып торса да, халык күп иде үзе.

Бу юлы килограммын 12 сумнан бодай, шулай ук бозаулар, печән, ит, тавыклар, бал, балык, он һәм ит эшләнмәләре, кием-салым да саттылар.

Пенсионер Әхтәм абый Хәбибуллин берьюлы 15 кызыл тавык алды. Алар тиздән йомырка сала торганнар.

- Тавыкларны гел яңарту кирәк, - ди ветеран. - Аларны өч елга бер алмаштырабыз. Шөкер, йомыркабыз гел бар.

Гомумән, тавык кирәксенечүләр күп хәзер. Моңа, билгеле, көннәрннең җылытуы сәбәпче. Озакламый, апрель азакларында, каз һәм үрдәк бәпкәләре дә сатуга чыгачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев