Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Туймәттә Әхмәдулла Шәфигуллин турында китап тәкъдим иттеләр

    Һәр авылның, һәр төбәкнең күренекле кешеләре булган кебек, Туймәт авылы да андыйларга бай. Киләчәк буын да алар турында белсен өчен, бу хакта сөйләргә, кәгазь битләренә язып калдырырга кирәк. Нәкъ шундый авылдашлары - Әхмәдулла Шәфигуллин турында китап бастырырга уйлаганнар да инде туймәтлеләр. Китапның авторы - педагогия фәннәре кандидаты, бик күп популяр...

    Һәр авылның, һәр төбәкнең күренекле кешеләре булган кебек, Туймәт авылы да андыйларга бай. Киләчәк буын да алар турында белсен өчен, бу хакта сөйләргә, кәгазь битләренә язып калдырырга кирәк. Нәкъ шундый авылдашлары - Әхмәдулла Шәфигуллин турында китап бастырырга уйлаганнар да инде туймәтлеләр.

    Китапның авторы - педагогия фәннәре кандидаты, бик күп популяр җырлар авторы, бүгенге көндә Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы җитәкчесе Рушания Сәүбанова.
    "Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе", физика-математика фәннәре докторы Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллинга 110 яшь тулган көннәрдә туймәтлеләр әлеге китапны тәкъдим итү кичәсенә җыелдылар.
    -Бу идеяне миңа Мөҗип абый Кәримов җиткерде. Аның тәкъдимен күтәреп алдым һәм эшкә дә керештем, - ди якташыбыз Рушания Кыяметдин кызы. - Архивларда булып, аның үз куллары белән язылган эшләре белән таныштым, күчермәләрен алдым. Фән эшлеклесенең укучылары белән очрашып сөйләштем, китапта аларның фикерләре дә урын алды.
    Әхмәдулла 8 яшендә авыл мәктәбендә укый башлый, тик гаиләдәге җитешмәүчәнлек аркасында, өч елдан соң укуын ташлап, эшкә керешә. 1921 елда әтисе белән әнисе ачлыктан үлгәч, апасы Минкамал белән генә кала. 1922 елда Себер якларына чыгып китә, анда эшли, 23 яшендә кабат парта артына утырып белемен күтәрә. Авылдан чыккан хәерче малае үз тырышлыгы белән зур үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә.
    Бу чарага Түбән Кама шәһәрендә яшәүче сеңлесе (апасының кызы) Фатыйма апа да кайткан.
    -Әхмәдулла абзый бик укымышлы, гыйлемле кеше иде. Ул һәр елны диярлек авылга кунакка кайтты, безгә булышып торды, өй дә салып бирде, - ди Фатыйма апа. - Аның Мәскәүдә яшәүче кызы белән элемтәдә торабыз. Абзыйны шулай хөрмәтләп искә алган өчен авылдашларга зур рәхмәт.
    Бу көнне авыл мәдәният йортына авыл халкы гына түгел, читтә яшүче, үзләре дә дәрәҗәле урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан якташлар күп җыелды. Алар, ул вакытларда үзләре әле малай гына булсалар да, Әхмәдулла абый турында күп истәлекләр сөйләделәр.
    -Яшь буын мондый күренекле авылдашлары турында белергә тиеш, безнең буын кешеләре әле аны хәтерли, ә бу китап буыннар чылбырын бәйләүче булыр, - ди әлеге китапны чыгаруга өлеше кергән Нәгыйм Мортазин.
    Хәбибулла абый Мәгыйзов та истәлекләре белән уртаклашты: "Әхмәдулла абзый "Победа" автомобиле белән кайта иде. Ә без, малайлар, шул машина тирәсендә бөтереләбез инде. Бер тапкыр ул безне утыртып урам да әйләндерде. Ул вакыттагы кичерешләр сөйләп аңлатырлык кына түгел, аны космоска очу белән тиңләр идем мин."
    -Бәләкәй булсам да, Әхмәдулла абыйның безгә кунакка кайтуын яхшы хәтерлим. Аны йорттан-йортка ашка йөртәләр, ул мине дә үзе белән ала иде, - ди Гаяз абый Гамиров. - Ул һәр авылдаш белән кул биреп күрешеп, хәлләрен белешеп, сөйләшеп китә иде.
    Бу чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да катнашты, шундый зур эш башкаручыларга, китап чыгаручыларга рәхмәтләрен җиткерде.
    Кичә ахырында Мөҗип абый Кәримов тагын бер тәкъдимен ирештерде: "Авылдашыбызның исемен мәңгеләштерү өчен, авылның бер урамына Шәфигуллин исеме бирәсе иде."
    300 данә тираж белән басылачак бу китапта фән эшлеклесенең тормыш юлы, туганнары, укучыларының истәлекләре, фоторәсемнәр белән танышырга була. Әлегә ул 30 данәдә генә чыккан, якын көннәрдә аның калганнары да дөнья күрәчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: