Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районындагы һәр ана һәйкәлгә лаек

Районда Ана һәйкәле кую турында сүз бара, район газетасында да бу фикерне күпләр хуплап чыкты. Моның белән мин дә килешәм, чөнки һәрберебезнең әнисе олылауга, зурлауга лаек. Үзең әни булгач, аның кадерен тагын да ныграк аңлый башлыйсың. Әниебез Гамирә 1 яшь ярымда әнисез калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Газизебез үзе дә...

Районда Ана һәйкәле кую турында сүз бара, район газетасында да бу фикерне күпләр хуплап чыкты. Моның белән мин дә килешәм, чөнки һәрберебезнең әнисе олылауга, зурлауга лаек. Үзең әни булгач, аның кадерен тагын да ныграк аңлый башлыйсың.

Әниебез Гамирә 1 яшь ярымда әнисез калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Газизебез үзе дә 6 баласын ятим калдырып, 48 яшендә үлеп китте. Ул вакытта бары мин генә гаиләле идем.
Инде үзем 60 яшькә җитсәм дә әнинең кич утырганда сөйләгәннәре әле дә хәтердә.
Әнигә яшьли эшкә керешергә туры килә. Кышкы суыкларда бәкедән су ташыганнарын күз яшьләре аша сөйли иде. Бераз үскәч, сугыш елларында, колхоз эшенә керешә. Яшь кызлар ат җигеп, зур баклар белән инештән фермага су ташыган, көчләре җитмичә, кыш көне бәкегә аяклары белән дә баткан чаклары булган.
Әнинең тавык фермасында эшләгәнен дә хәтерлим. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә балалар. Бәләкәй энемне арбага салып әнигә имезергә алып бара идем. Ферма инешнең теге ягында. Әни башта арба белән баланы алып чыга, аннан соң мине. Бала үстергәндә ярдәм булыр дип, әни белән гектар-гектар чөгендер дә эшләдек.
Каенанам Нурлыгаян 12 бала табып үстергән. Аларны аякка бастыруы җиңел булмагандыр. Ул да авырлыкларны күп күргән.
Әгәр Ана һәйкәле бастыра - ясый алсак, бу барлык хатын-кызларга да зур хөрмәт билгесе булыр иде.
Галия Вәгыйзова.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. һәйкәл төзү район газетасында