Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Нәгыйм Мортазин Туймәт мәктәбенә булыша

Үткән ел, капиталь ремонттан соң, Туймәт мәктәбе танымаслык булып үзгәрде. Билгеле, заманча мәктәпкә яңа эленмә такталар, стендлар кирәк иде, алар да булды. Бу эшне башкарып чыгуда туймәтлеләргә авылдашлары Нәгыйм Мортазин булышкан. Ул мәктәпкә 150 мең сум акча биргән. -Нәгыйм Зыя улына без бик рәхмәтле, - ди мәктәп директоры Рәзилә Шәрифуллина....

Үткән ел, капиталь ремонттан соң, Туймәт мәктәбе танымаслык булып үзгәрде. Билгеле, заманча мәктәпкә яңа эленмә такталар, стендлар кирәк иде, алар да булды.

Бу эшне башкарып чыгуда туймәтлеләргә авылдашлары Нәгыйм Мортазин булышкан. Ул мәктәпкә 150 мең сум акча биргән.
-Нәгыйм Зыя улына без бик рәхмәтле, - ди мәктәп директоры Рәзилә Шәрифуллина. - Без аның белән гел элемтәдә торабыз, бәйрәмнәргә дә чакырабыз.
Нәгыйм Мортазин быел 73 яшен тутыра, ул әле дә сафта, Казанда "Тарос" җәмгыяте генераль директоры урынбасары булып эшли. Авылдашларына гел ярдәм итеп тора. Ул Туймәт җиде еллык мәктәбен 1957 елда тәмамлаган, аннан укуын Лашманда дәвам иткән.
Туймәт мәктәбен тәмамлаган кешеләргә багышлап мәктәптә "Алар - безнең горурлыгыбыз" исемле стенд ясалган. Стендта Нәгыйм абыйның рәсеме һәм аның турында мәгълүмат та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. Нагим Муртазин

2
X