"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте "Туймәт" бүлекчәсенең кайчандыр дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек асралган фермалары ишекләренә йозаклар эленде. Соңгы 50 баш тана һәм үгезләрне Бәркәтәгә озатканнар. 12 терлекче эшсез калган.
Моңа кадәр хуҗалык фермасында 350 баш мөгезле эре терлек асраганнар. 130 савым сыеры, 150ләп тана һәм үгез, 70ләп яшь бозауның күп өлеше...
"Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте "Туймәт" бүлекчәсенең кайчандыр дуңгызлар һәм мөгезле эре терлек асралган фермалары ишекләренә йозаклар эленде. Соңгы 50 баш тана һәм үгезләрне Бәркәтәгә озатканнар. 12 терлекче эшсез калган.
Моңа кадәр хуҗалык фермасында 350 баш мөгезле эре терлек асраганнар. 130 савым сыеры, 150ләп тана һәм үгез, 70ләп яшь бозауның күп өлеше сатылган.
Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган, пенсия яшенә дә күп калмаган кешеләрнең эшсез калуы аяныч. Аларга хәзер авылда эш юк, ә каядыр барып йөри алмыйлар.
Ферма да булмагач, авыл әкренләп бетә дигән сүз.
Туймәттә гаражда әле техникалар бар, кайбер механизаторлар алар белән "Югары Кармалка" бүлекчәсенә барып эшли.
Нет комментариев