Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән 80 яшьлек Шакир Галимов әле дә "постта"

Авылда халык һәрдаим "бәрелә" торган, бигрәк тә карт-корының гозер-йомышы еш төшә торган аерым осталар була. Туймәттә Шакир абый Галимов та үз заманында авылдашларына әнә шулай ярдәм кулы сузарга иренми. Бигрәк тә авылга су, газ керткәндә токарь янына кеше өзелмәгән. Иртән йокысыннан торган адәм баласына әүвәл юынырга, чәен куеп эчәргә су...

Авылда халык һәрдаим "бәрелә" торган, бигрәк тә карт-корының гозер-йомышы еш төшә торган аерым осталар була.

Туймәттә Шакир абый Галимов та үз заманында авылдашларына әнә шулай ярдәм кулы сузарга иренми. Бигрәк тә авылга су, газ керткәндә токарь янына кеше өзелмәгән.
Иртән йокысыннан торган адәм баласына әүвәл юынырга, чәен куеп эчәргә су кирәк. Туймәттә бу яктан да халык Шакир абзыйга рәхмәтле икән. Күз алдыгызга китерегез, ул 1962 елдан бирле авылны су белән тәэмин итеп тора, башняга су тутыра. Арада өзеклек бер ел тирәсе генә. Аерым хәлләр, аварияләр булмаганда, авылда су беткәнен хәтерләмиләр монда. 80 яшен тутырган, больницаларда дәваланып кайткан бабай әле дә "постта".
-Җәен, халык торганчы, иртәнге дүрттә, биштә суны тутырып куям. Суүткәргечләр искергәнгә, элек торбалар еш тишелә иде, ямап, ялгап тордык. Әле ул куркыныч: казыган баз-чокырың ишелеп, астында калуың бар. Хәзер яңа капрон торбалар суздылар, яхшы, - ди әңгәмәдәшем.
Шакир абзый оста токарь дә. Авылга газ керткәндә, "резьбалар", "сгоннар" күп кирәк була, аларны ул кырган. Суүткәргечләр сузганда да Шакир абзыйга эш арткан..
-Эшегез бик "блатной" булган. Хәмердән өзмәгәннәрдер, - дип кылларын тартып карыйм останың.
-Юк, мин аракы белән дус булмадым, аңа бик исем китмәде. Андый булса, һөнәрле кеше бик тиз "юкка чыга" ул.
-Токарьнең эше үзенә, кешегә ошасын өчен...
-Теләк кирәк, үлчәргә, уйларга. Аннан резисларны, борауларны яхшы үткәрә белү зарур. Шул очракта "корал эшли, егет мактана".
-Бу һөнәргә укыган идегезме?
-Армиядән энекәш янына Златоустка, заводка эшкә кайткан идем. Анда токарьләрнең эшенә кызыктым. Авылга кайткач, энем Хаҗип моңа бер-ике көн өйрәтте дә, үзе шәһәргә китте. Колхозда аның урынына мин токарь булып калдым.
Токарьгә хәтле Шакир абый комбайннарда эшләгән. Трактор тартып йөри торган "Сталинец"та, чирәм җирләрдә С-4 комбайнында "тузан сулаган".
-Авылда данлыклы комбайнчылар Хәмис абзый Гайнетдинов, Камил Фәсыйхов, Исмәгыйль абзый Мәссаров, Хәйдәрҗан абзый Ногманов, Хәбир Сәүбановлар белән эшләргә туры килде, - ди авыл агае.
Ә токарьлек эшен, пенсиягә чыккач, Шакир абзый улына өйрәтеп тапшыра. "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Туймәт бүлекчәсендә механик булып эшләүче Илдар әйтүенчә, әтисенең кыру станогы әле "на ходу".
Гомумән, Галимовларны Туймәттә үрнәк, уңган гаилә диләр. Илдар, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче хатыны Гөлнара белән, әти-әниләре янында төп нигездә яши. Ике сыер асрыйлар, абзарда башка маллар да бар.
-Сөтнең өйгә кергәне юк, дисәң дә була, аны эчүче юк. Дәүләткә бирәбез, җәен көненә кырык литрлап сөт саттык, - ди Илдар.
Ә заманында өчәр-дүртәр гектар чөгендер эшләгән әниләрен, Саимә апаны, гаиләдә үзләренчә шаяртып, "казлар директоры", диләр.
-Әни белән әти 50ләп баш каз бәбкәсе үстерәләр. Аларның яртысын сатабыз, бер өлеше үзебезгә, күчтәнәчкә китә, - ди килен кеше.
Галимовлар тату, хезмәт куеп гомер итә. Килен-кайнананың серләре килүе дә куандыра.
-15 ел торабыз, Аллага шөкер, тавыш чыкканы юк. Гөлнарага кадәр дә ике килен белән яшәдем. Киленнәрне яманлаганчы, үзеңне белергә кирәк, дим мин. Яхшы булсаң, алар начар булмый. Картлар алар күп күрә торган була, бабайга да күп күрмә, дим. Яшьләрнең үз тормышы. Шулай ярдәмләшеп, бер сүзле булып, тату яшәсәң яхшы бу дөньяларда, - ди Саимә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. Шакир Галимов