Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Туймәттә зур янгын булды (+ФОТО)

26 июль көнне, көндезге икеләр тирәсендә бу авылда янгын чыгып, бер гаилә йортсыз калды. Әле ярый халык казага каршы дәррәү купкан, янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп җиткән. Югыйсә, җилле коры көнне ут тагын да ныграк зыян салган булыр иде. Утны сүндерергә Чирмешәннән - ике, Лашманнан һәм Бәркәтәдән берәр янгын сүндерү...

26 июль көнне, көндезге икеләр тирәсендә бу авылда янгын чыгып, бер гаилә йортсыз калды.

Әле ярый халык казага каршы дәррәү купкан, янгын сүндерүчеләр дә вакытында килеп җиткән. Югыйсә, җилле коры көнне ут тагын да ныграк зыян салган булыр иде.
Утны сүндерергә Чирмешәннән - ике, Лашманнан һәм Бәркәтәдән берәр янгын сүндерү машинасы барган.
-Без килгәндә торак йорт, каралты-кура яна, ут күршеләрнең баз өстенә күчеп өлгергән иде. Җилле коры көн, йортлар да бер-берсенә якын тора. - ди Чирмешәндәге 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. - Халык утны тыеп торган. Авыл җирлеге җитәкчелегенең дә оперативлыгы мактауга лаек. Алар су китерүне оештырганнар, мотопомпаны кабызганнар. Халык арасында үз тракторлары белән дә су ташып торучылар бар иде, рәхмәт. Янгын урыныннан гидрантның 150 метрда гына булуы файдага иде.
Йортсыз калган хуҗа - Әлмәттә дә яшәүче пенсионер. Алар өйләреннән бер нәрсәләрен ала алмаганнар. Барысы да көлгә әйләнгән. Дөрес, бәлага таручыларның яңа төзегән мунчалары калган. Ә ут абзардан чыккан дип фаразлана. Көчле ут алар күршесендәге өйнең тәрәзәләрен шартлаткан, әмма аңа иркенәергә ирек бирмәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгыннар Туймәт авылы.