Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туймәттә яшәүче бабам “гаилә бакчасы“ үстерә

Туймәттә яшәүче бабам белән әбием - Саимә һәм Мөҗип Кәримовлар 54 ел бергә гомер кичерәләр. Олы яшьтә булсалар да, алар терлек, тавык-чебеш асрыйлар, умарта тоталар. Бабамның тагын бер шөгыле бар, ул табигатькә гашыйк кеше. Керкәле белән Туймәт арсындагы Олы саз иңкүлегендә әтисенең әтисе Сәхап бабай казыган чишмәне чистартып, төзекләндереп тора,...

Туймәттә яшәүче бабам белән әбием - Саимә һәм Мөҗип Кәримовлар 54 ел бергә гомер кичерәләр.

Олы яшьтә булсалар да, алар терлек, тавык-чебеш асрыйлар, умарта тоталар. Бабамның тагын бер шөгыле бар, ул табигатькә гашыйк кеше. Керкәле белән Туймәт арсындагы Олы саз иңкүлегендә әтисенең әтисе Сәхап бабай казыган чишмәне чистартып, төзекләндереп тора, тирә-ягына агачлар утырта. Бу эштә аңа әбием дә булыша.
Бабай үз бакчасының бер ягын бүлеп алып, балаларыннан, оныкларыннан берәр агач утырттыра. Анда уналты агач үсә инде. Араларында хәтта оныкларның балаларының үсентеләре дә бар. Алар, әби белән, шуларны карап, су сибеп, чүп-чардан арындырып торалар. Еллар узгач, агачлар үсәр, шуларга карап безне искә алырсыз, диләр.
Булат Сәлахов.
Лашман урта мәктәбе укучысы.
Фотода: бабам белән төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туймәт авылы. Кәримов Мөҗип бакча