Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Куе сөткә өстәмә түләү тиеш

Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак. Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт...

Шәхси хуҗалыклардан соңгы атналарда иң күп сөтне Туймәттән тапшырганнар. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 7,5 литр сөт туры килә. Чирмешән белән Лашман авыл җирлекләрендә дә бу эштән керем алучылар байтак.

Соңгы ун көндә районның 18 авыл җирлеге авылларыннан көненә уртача 8500 килограммлап сөт җыелган. Шешминка, Түбән Кармалка, Күтәмә авыл җирлекләрендә сөт сатучы хуҗалыклар азрак. Гомумән, шәхси хуҗалыкларда хәзер 1833 баш сыер исәпләнә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин әйтүенчә, тапшырыла торган сөтнең майлылыгы еш кына түбән була, белгечләр телендә "базисный"дан артмый икән. Югыйсә, продукция куерак булган икән, аның бәясе дә югарырак булырга тиеш. Бәя дигәннән, сөт җыючылар сөтнең литры өчен халыкка 18-20 сум түли. Ә кибет киштәләрендә исә аның бәясе 45-70 сум тирәсендә тирбәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Туймәт авылы. сөт тапшыру

2
X