Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сугыш туймәтлеләрне дә аямады

Бөек Җиңү бәйрәме һәр кеше өчен кадерледер. Күпме кеше гомерләре хисабына безгә ирекле тормыш яуланган. Ул чакта патриотизм хисе көчле булган, һәркем Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертергә омтылган. Сугыш безнең Галимовлар гаиләсенә дә рәхимсез кагыла. Касыйм бабай белән Мәгъдәнүс әбинең кече уллары Габдрахман яу кырында ятып кала. Бу вакытта аңа...

Бөек Җиңү бәйрәме һәр кеше өчен кадерледер. Күпме кеше гомерләре хисабына безгә ирекле тормыш яуланган. Ул чакта патриотизм хисе көчле булган, һәркем Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш кертергә омтылган.

Сугыш безнең Галимовлар гаиләсенә дә рәхимсез кагыла. Касыйм бабай белән Мәгъдәнүс әбинең кече уллары Габдрахман яу кырында ятып кала. Бу вакытта аңа 20 яшь тә тулмаган була. Олы уллары Бари хәбәрсез югала. Кызлары Камәриянең ире - кияүләре Исмәгыйль Нуруллин турында да кара пичәтле кәгазь килә. Икенче кияүләре Фәтыйх Сәгыйров та ут эчендә.
Касыйм бабайны, олы яшьтә булганга күрә сугышка алмасалар да, энеләре Мәхмүт, Хөсәен, Хәсәннәр фашистлар белән күзгә-күз очрашалар. Бу әле бер гаиләгә кагылганы гына, андыйлар күпме булган?!
Габдрахман абый кебек яу кырында яшьли башларын салучылар меңләгән. Алар да яшәргә теләгән, аларның да бәхетле буласы килгән, алар да сөяргә, сөелергә, гаилә корырга, балалар үстерергә хыяллангандыр. Алар безнең хәтердә гомергә 20 яшьлек булып кала.
...Габдрахман Касыйм улының тормышы бик матур башланып китә. Туймәт мәктәбендә 7 класс белем алганнан соң укуын Лашман урта мәктәбендә дәвам итә. Алар унъеллык мәктәпнең беренче чыгарылышы була.
Ул чор кешеләре абыйны "авылның иң чибәр егетләренең берсе иде", дип искә алалар, өстәвенә оста гармунчы да.
1940 елда урта мәктәпне тәмамлаган, белемле егетне Түбән Чегодай авылына укытучы итеп билгелиләр.
Ул үзе хәрби офицер булырга хыяллана. Яшь укытучының хыяллары, гомумән, бик күп була, тик аны өч айдан соң хәрби хезмәткә алалар. Габдрахман абый Себер хәрби округында хезмәт итә.
Тынычсыз вакытлар, шуңа хәрби өйрәнүләр бик кырыс режимда үтә. Урта белемле Габдрахманны (ул вакытта андыйлар сирәк була) бүлекчә командиры итеп билгелиләр. Яшь солдат хәрби хезмәтнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә, бурычларын төгәл үти, ә әти-әнисенә рәхмәт хатлары, мактау грамоталары килә. Габдрахманның хыяллары чынга ашарга да күп калмый, тик аяусыз сугыш башлана.
Габдрахман абый хезмәт иткән дивизияне, тәҗрибәсез яшьләрне, сугышның беренче көннәрендә үк эшелоннарга төяп, Калинин фронтына озаталар. Канкойгыч сугышларның берсендә взвод командиры һәлак була. Яшь солдатка аны алмаштырырга туры килә. Зур югалтулар белән булса да, взвод билгеләнгән бурычны үти.
Аның фронттан язган хатларында бәхетле киләчәккә, җиңүгә ышаныч бик көчле була.
Аяусыз бәрелешләрнең берсендә абый җитди яралана. Ике ай госпитальдә дәваланганнан соң үз частенә кайта. Аны бик шатланып кабул итәләр һәм кече командирлар әзерләүче кыска сроклы курсларга укырга җибәрәләр. Ул аннан лейтенант званиесендә, офицер булып кайта. Яхшы дус, частьтә һәм подразделениедә абруй казанган, оештыру сәләтенә ия яшь сугышчыны пулемет ротасы командиры итеп билгелиләр.
Габдрахман абый, бик яшь булса да, сугыш-бәрелешләр нәтиҗәсе өчен дә, үзенә буйсынган, әтисе яшендәге кешеләрнең гомере өчен дә җаваплы була.
1942 елның маенда, хәрби биремне яхшы үтәгәне өчен, батырлык, кыюлык үрнәге өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, соңрак "Батырлык өчен" медале иясе була Габдрахман Галимов.
1942 елның 25 августы. Занино авылы өчен каты сугыш бара. Пулемет ротасында сугышчылар кимегәннән кими. "Ярдәм килгәнче фашистларны авылга кертмәскә," - дигән әмер килә. Рота командиры Габдрахман Галимов бу бәрелештә геройларча һәлак була. Яшь лейтенант Смоленск өлкәсе, Темкино районы Занино авылының туганнар каберлегендә җирләнгән.
Тормышның матурлыгын күрергә, бәяләргә дә өлгермәгән тагын бер яшь кешенең хыяллары тормышка ашмый кала...
Роза Гыйниятуллина,
Туймәт мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Туймәт авылы.