Туймәт авылы. тег белән яңалыклар
-
Туймәттә яңа китап тәкъдим иттеләр
Кадрия ГАМИРОВА фотолары.
-
Туймәт егете Ильяс Галимов - дөнья чемпионы
Туймәттә туып үскән, бүген Әлмәттә яшәүче якташыбыз Ильяс Галимов көрәш буенча дөнья чемпионы титулына лаек булган. Казанда "Ак барс" көрәш сараенда узган көрәш һәм билбаулы көрәш буенча ярышларда 35 илдән 400 спортчы катнашкан. Россиянең җыелма командасында республика данын өч спортчы яклаган, өчесе дә Әлмәттән. Ильяс Галимов, Рәмил Синякаев, Айвар Билалов...
-
Туймәтне экологлар тикшерә
Туймәттә көнкүреш калдыкларын түгү урынында тәртип булдырдылар. Чокыр казып, элек җыелган чүп-чарны күмеп җир белән тигезләгәннәр, җилдә чүп очып таралмасын өчен, аның тирәсен тотып та алганнар. Бу эшкә 2014 ел өчен җыелган үзсалым акчасы кулланылган. -Хәзер чүп түгү урынында тәртип. Авыл халкы көнкүреш калдыкларын да тәртип белән, бер җиргә генә...
-
Туймәтлеләргә - тагын бер бүләк
Югары Кәминкә авылында яшәүче 66 яшьлек ветеран укытучы Ясәви Шәмсетдиновның инде өченче китабы дөнья күрде. Туймәт авылы тарихын сурәтләгән бу документаль басма "Туймәт: дәверләр һәм кешеләр" дип атала. Әлеге китапны тәкъдим итү мәҗлесенә, Туймәт авылы мәдәният йортының тамаша залына халык күп җыелган иде, читтә яшәүче туймәтлеләр дә кайткан. Автор балалары...
-
Мидхәт Хисамиев Туймәт ветераннарына бушлай бөртек өләште
Аллаһының рәхмәте яусын, Әлмәттә яшәүче бу якташыбыз Рамазан гаете алдыннан Туймәттәге әбиләргә һәм бабайларга фитыр сәдакасын шулай ирештерде. Ындыр табагына ике КамАЗга ук төяп бодай һәм арпа бушаттылар. Әлеге бөртекнең ветераннарга - пенсионерларга кайтуы хакында хәбәр бик тиз таралган. -Мидхәт Хаернас улының көтелмәгән бүләген 127 кешегә өләштек. Бер кеше бер...
-
Самат Рәҗәпов Балтыйк буеннан орлык алып кайткан
Ул ике тапкыр Мәскәүгә, ВДНХга барган. 44 ел агроном булып эшләгән. Бүген дә тик тормый, үзенә шөгыль таба. Мәчет юлын да онытмый; оныклар тәрбияләшә. Тәрбияле, белемле, фикерле, ипле кеше. Туймәттә алар гаиләсен гел үрнәккә куялар. Шушы көннәрдә 87 яшен тутыручы ветеран әле бүген дә умарта оялары янында мәш килеп йөри...
-
Яңа Элмәле һәм Туймәт юллары шомара
"Татавтодор" юллар төзү һәм ремонтлау җәмгыятенең Чирмешән участогы бригадасы бер үк вакытта районның төрле авылларында эш алып бара. Бүген төп трассадан Яңа Элмәлегә алып керүче (1,7 километр) юлда капиталь ремонт үткәрелә. Биредә эшнең күп өлеше башкарылган дияргә була. Юлчылар иң элек иске асфальтны кырып алып, юлны киңәйтеп, кырыен сөзәкләгәннәр. Елгалы...
-
Туймәт егете Монголиядә университет ача
Шəфигуллин Əхмəдулла Шəфигулла улы (23.04.1905 - 14.08.1971) сигез яшендə авылдагы мəктəпкə укырга керə, тик гаилəлəрендəге җитешмəүчəнлек аркасында, өч елдан укуын ташлап, бер хəлле кешенең мастерскоена слесарь булып урнаша, шунда 1919 елга кадəр эшли. 1921 елгы ачлыкта əтисе Шəфигулла абый белəн əнисе Маһиəфтəф астай үлгəч, үсмер апасы Минкамал белəн генə кала....
-
Туймәтлеләр Габбас Гыйматдиновны исләреннән чыгармыйлар
Туймәт авылында туып үскән, озак еллар Октябрь (Нурлат) районының беренче секретаре булып эшләгән Габбас Гыйматдиновка, исән булса, 8 февральдә 90 яшь тулган булыр иде. Республикага танылган җитәкченең юбилееен Нурлатта аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Бу чарада туймәтлеләр дә катнашты. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов күршеләргә Габбас Кыям улы турында истәлекләр...
-
Туймәтлеләр узган ел сөт сатып 5 миллион сум акча эшләгәннәр (+ФОТО)
Быел Туймәттә берничә объектта төзүчеләр, юлчылар эшләячәк. Мәктәп бинасын үзгәртеп коруга керешкәннәр дә. Керкәле ягыннан алып керүче, инде нык ватылган олы юлны сезон башлангач шомартачаклар. Бу хакта бүген биредә үткән гражданнар җыенында әйтелде. Моннан тыш, референдум үткәреп, һәр кешедән 300әр сум җыя алсалар, бу эшкә җыенда фатиха бирелде, моңа республикадан...
-
Туймәттән өч бертуган армия хезмәтен изге бурыч дип саныйлар
Туймәт авылында яшәүче Халидә һәм Ислам Сәхаповларның ике өлкән уллары армиядә хезмәт итеп кайтканнар, декабрь аенда алар инде төпчек малайларын озатканнар. Иң өлкәне - Илсур хәрби хезмәткә югары белем алгач кына, 2009 нчы елны бара. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч 2 нче июль көнне дипломлы була, ә инде икенче...
-
Туймәттә шугалак буш тормый
Туймәттә быел гына төзелеп, тантаналы шартларда ишеген ачкан хоккей мәйданчыгыннан кеше өзелми. Мәктәп укучылары тимераякта шуарга килсә, әби-бабайлар, әти-әниләр аларга көч биреп тора. Шугалакка авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов җитәкчелегендә авылның ир-егетләре боз катырган. Мәйданчыкны карап, кардан чистартып тору мәктәп коллективына йөкләнгән. Дөрес, авыл җирлеге Советы да ярдәм итә. -2000-2002...
-
Туймәтлеләр район газетасын сайлый
Бүген дөнья яңалыклары белән теләсә кайдан танышып була: телевизордан йөзләп канал күрсәтә, радио эшләп тора, һәр йортта диярлек Интернет бар, газета-журналлар да алдыралар. Әмма район яңалыкларын бары тик "Безнең Чирмешән" район газетасыннан гына белеп була. Һәм бу фикер белән Туймәттә яшәүче, газетабызны яратып укучы якташларыбыз да хуплый. Гөлназ Галимова социаль...
-
Туймәттә волейбол мәйданчыгы буш тормый
Безнең авыл яшьләре спортны бик яраталар. Ачык һавада волейболны аеруча үз итәләр. Үткән ел клуб янында волейбол мәйданчыгы ясалган иде. Тик кыштан соң аның комы утырып, тыгызланган. Бирегә яраклы ком кайтарту өчен без Илшат Гозәеровка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең гозеребезне кире какмады, волейбол мәйданчыгына ком кайтартты. Бүген инде биредә яшьләр...
-
Фәрхинур әби – Чирмешәндә иң озын гомерлеләрнең берсе
Туймәттә яшәүче Фәрхинур Гайнанова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Якташыбызга 100 яшь тулды. Дөрес, документ буенча ул май аенда туган булып санала. Әмма балалары (алар җидәү) ел саен диярлек Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә төп йортка җыелып, кадерле әниләрен котлыйлар, бүләкләр белән сөендерәләр. Быел да шулай иттеләр, юбилей мәҗлесендә Казаннан, Бөгелмәдән, Урманасты...