Чирмешән районында тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында җирлек башлыгына кунаклар килде
Районның авыл җирлекләре башлыклары Яңа Элмәледәге хезмәттәшләренә кунакка бардылар. Кунакка дип, алар әле күптән түгел генә бу җирлек башлыгы итеп сайланган Борис Портновның шәхси хуҗалыгын һәм башка кайберәүләрдә эшне оештыру барышы белән таныштылар. Портновлар 8 баш сыер, бозаулар да асрый, умарталары да бар. Абзарларын республика программасы буенча 200 мең сум...
-
Чирмешән районында чыгарылыш класс укучыларының ял итәргә вакыты юк
Бу уку елында районда 11нче класста белем алучы - 113, 9нчы класста укучы 260 егет һәм кыз өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак. Үткән уку елында 11нче классны - 108, 9нчыны 246 укучы тәмамлады. Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда булачак - 9нчы, 11нче классларда 34әр укучы белем ала. Иске Үтәмештә быел...
-
Чирмешән районында традицион ислам дине айлыгы башлана
Кадыйр Гомәров фотосы 1 ноябрьдән традицион ислам дине айлыгы башлана. Аның дәвамында район имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамиль Ибраһимов, район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов кино механик белән татарлар яшәүче барлык авыл җирлекләрендә дә булачаклар. Алар дин кардәшләребезгә татар телендәге кыска метражлы тәрбияви фильмнар алып баралар. Очрашуга килүчеләр эчтәлекле...
-
Чирмешән районында кайбер машина йөртүчеләргә дә такси чакыртырга туры килә
Законнар кырыс булуына карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә. Агымдагы елның узган 10 аенда гына да район территориясендә аракы эчеп руль артына утырган 47 кеше тоткарланган. ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкуров әйтүенчә, андыйлар арасында башка төбәктә яшәүче автомобильчеләр дә бар, шулай да күпчелеге -...
-
Чирмешән районында тагын 24 мең гектар җир эшкәртәсе бар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 27 мең гектар, ягъни тиешленең яртысыннан чүт кенә күбрәк җир эшкәртелгән. "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Агропродукт", "БиоАГРО", "Ильхан" җәмгыятьләрендә бу агротехник чара соңга кала, быел үтәлеп тә бетмәү куркынычы бар. Әле тагын бер мең гектарда шикәр чөгендере алырга кирәк, алынганы - 950 гектар. Быел әлеге культура гектардан...
-
Чирмешән районында иң күп алкоголь район үзәгендә сатыла
Узган тугыз айда район кибетләреннән җан башына 8,2 литр алкоголь продукциясе (узган ел шушы чорда - 8,4) сатканнар. Аның иң күбе Чирмешән сәүдә нокталары өлешенә туры килә, җан башына бүлгәндә - 13,2 литр. Күтәмәдә дә бу күрсәткеч югары - 12,4, Утыз Имәндә - 11,5 литр. -Сер түгел, янәшәләрендә нефть оешмалары...
-
Чирмешән районында үләт базыннан профлист урлап киткәннәр
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Бу хакта 135нче янгын частеннан белештек. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 33 хәбәр кергән, 3 җинаять эше ачылган. Район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: берсендә имгәнүче бар, икенчесе - материаль зыян белән. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр...
-
Чирмешән районында сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия биргәннәр
Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлары һәм бер яшьтән зуррак кәҗә асраучылар быел да дәүләт ярдәме алды. Безнең районда 1895 савым сыеры һәм 862 кәҗә асрыйлар. Сыер хуҗаларына барлыгы - 5 миллион 685 мең, кәҗә асраучыларга 862 мең сум субсидия акчасы күчерелгән (сөт бирүче бер сыерга - 3 мең, бер ана кәҗәгә...
-
Чирмешән районында футбол буенча чемпионатта искекадилылар җиңүче
Оешмалар һәм авыл җирлекләре арасында футбол буенча 12 августта башланган район чемпионаты тәмамланды. Уеннарда 22 команда туп тибеп, шуларның сигезесе плей-оффка узды. Иске Кади авыл җирлеге, янгын часте, район башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, электр челтәрләре, полиция, коммуналь челтәрләр һәм Күтәмә авыл җирлеге командалары 23-24 сентябрьдә плей-офф уеннарында көч сынашты. Ярыш...
-
Чирмешән районында ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнә
Районның ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге чара 6 октябрьгә планлаштырылган. Дөрес, республикада ветераннарны берләштергән оешмалар аңа кадәр дә булган, ә инде 1987 елда барлык районнарда да бездәгедәй ветераннар оешмалары барлыкка килә. Бу оешманы 16 ел (вафатына кадәр) Харрас Фәссахов җитәкләде. Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернат та...
-
Чирмешән районында 605 мең сум бурычны өч көндә түләткәннәр
"Лениногорск АГРОфирма"сында хезмәт кануннарының үтәлешен тикшергән вакытта район прокуратурасы закон бозуларга тап булган. Әлеге җәмгыятьнең "Чирмешән" бүлекчәсенә быелның июнь-июль айлары өчен эш хакы буенча үз хезмәткәрләренә 605090 сум бурычы барлыгы ачыклана. -Шуның белән бәйле рәвештә "Лениногорск АГРОфирма"сы генераль директоры прокуратурага чакырылды һәм бу хәл башка күзәтү органнары хезмәткәрләре белән берлектә...
-
Чирмешән районында ана капиталына сертификатлар тапшырдылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары Безнең сайтта укыгыз: Әмир урамнары гел чиста (ФОТОРЕПОРТАЖ) http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17181
-
Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткән алдакчы 1 тиен дә ала алмаган
01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе - матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның...
-
Чирмешән районында берничә хуҗалык уракны төгәлләде
"ҮтәмешАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, Нурлат аграр техникумы филиалы уракны төгәлләделәр дә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Чирмешән АГРОхезмәтләре"ндә бөртеклеләр суктыруда комбайннарга нибары берничә көнлек эш калды. Тулаем, район буенча, тагын 11 мең гектардан уңыш җыясы бар, шуның 7 мең гектары - сабан бодае. "ЧИРМЕШӘНАГРО"да шикәр чөгендере алалар. 450 гектар мәйданның 55 гектарында комбайннар эшләгән...
-
Чирмешән районында машина йөртүчеләрне тикшерү дәвам итә
13 сентябрь көнне узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата алты административ беркетмә төзегәннәр. -Ике сәгать дәвамында, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаган дүрт кеше туктатылды. Шулай ук баласын автокреслога утыртмаган һәм тыелган урында туктаган өчен ике машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак, -...