Чирмешән районында тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында күршеләрнең транспорт чарасын да теркиләр
Агымдагы елның 11 аенда район ЮХИДИ бүлекчәсендә 362 транспорт чарасын исәпкә куелган. Аларның күпчелеге - җиңел автомобильләр, араларында 75 арба-прицеп һәм 4 мотоцикл да бар. Ел башыннан 247 автомобиль исәптән төшерелгән, 916 транспорт чарасы кабат теркәлү (перерегистрация) узган. Безнең ЮХИДИ бүлекчәсенә район халкы гына түгел, күрше Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә...
-
Чирмешән районында быел 145 төлке атканнар
Район үзәк больницасында быел җәнлекләр тырнау, тешләүнең 51 очрагы теркәлгән, берсе - кыргый җәнлек. Больницага мөрәҗәгать иткән затларның барысына да дәва билгеләгәннәр, котыру чиренә каршы прививка ясаганнар. Район ветеринария берләшмәсе дә котыру чирен кисәтү буенча комплекслы эш алып бара. Кыргый җәнлекләрне иммунизацияләү өчен районга 40 мең доза вакцина кайтарылган, алар...
-
Чирмешән районында әниләрне бәйрәмгә җыялар
25 ноябрь көнне, Әниләр бәйрәме алдыннан, район үзәгендәге үзәк ашханәдә зур чара оештыралар. Бу очрашуга районыбызның төрле авылларыннан физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 100гә якын әнине чакырганнар. Бәйрәмнең төп максаты -аларны өй, тормыш мәшәкатьләреннән азат итеп, ял иттерү, рәхмәт сүзләре җиткерү. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешән районында смотр башланды
"Туган як җәүһәрләре"-"Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивалена старт бирелде. Ул апрель аена кадәр дәвам итәчәк,"Бердәмлектә безнең көч!" исеме астында уза һәм районда яшәүче халыклар дуслыгына багышлана. Смотрның беренче концертлары Кармыш һәм Яңа Кади авыл җирлекләрендә булды да. Кадыйр Гомәров фотосы Безнең сайтта укыгыз: "Бердәм Россия" нең Чирмешән бүлекчәсе...
-
Чирмешән районында “Тоннель” операциясе үтә
24 ноябрьдә район полиция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү максатыннан чираттагы "Тоннель" операциясе үткәрә. ЮХИДИ хезмәткәрләре Кузай-Норлат-Чирмешән-Акъяр юл чатында юл кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәкләр, ә рейдның төп максаты - исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм кисәтү. -Мондый чаралар ай саен үткәрелә һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуга...
-
Чирмешән районында бурычлыларны ачыклыйлар
20 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә "Бурычлы" оператив-профилактик чара үткәрәләр. Әлеге чараның максаты - эчке эшләр органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләүдән баш тартучыларны ачыклау. Полиция хезмәткәрләре кабат кисәтә - тиешле вакытта штрафларын түләмәүчеләргә карата яңа, ике тапкыр күбрәк (1 мең сумнан да кимрәк булмаган)...
-
Чирмешән районында һава торышы
Синоптиклар да ялгыша бугай - ай ахырына баштарак фаразланган салкыннар урынына алар алдагы 10 көнгә көндез уртача 2 градус җылы - 4 градус салкын, төнлә 0-8 градус салкын, явым-төшемнәр көтегез, диләр. Автор фотосы Безнең сайтта укыгыз: Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте
-
Чирмешән районында, ремонттан соң, берьюлы өч мәктәп ачылды
Районда, үзгәртеп корганнан соң, берьюлы өч мәктәп кабат үз ишекләрен ачты. Аларны нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа иттеләр. Бүген 77 бала белем алучы, 29 ел элек ачылган Ульяновка мәктәбенә ремонт бик кирәк иде. Рәхмәт, "Татнефть" булышлыгы белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов та хәлебезгә кергәч, бинага быел җәй төзүчеләр...
-
Чирмешән районында “Йолдызлык – Созвездие” фестивалена старт бирелде
Шушы көннәрдә район авылларында "Йолдызлык-Созвездие" яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары бара. -Мөгаен, һәр бала бу фестивальда катнашырга хыялланадыр, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. - Быел без да андый мөмкинлек бирәбез. "Йолдызлык" фестиваленең беренче, сайлап алу турын авылларда ук уздырабыз. Мондый...
-
Чирмешән районында бер ир-ат исерек килеш эшкә барган
16 ноябрь көнне иртәнге сәгать тугызда ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән-Шешминка юлында "МАЗ" машинасын туктаталар. Мәскәүдә урнашкан оешманың йөк машинасы Оренбург өлкәсеннән үк Лагерка авылына торбалар артыннан килә торган була. Машина йөртүче күрәсең кичтән артыгын "җебеткән", чөнки иртән дә әле айнып бетмәгән килеш , эш машинасы белән юлга чыга. Хәзер инде аңа...
-
Чирмешән районында референдум узачак
Бу атна якшәмбесендә, 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә референдум узачак. Әлеге референдум гражданнардан үзсалым акчаларын җыю һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча. Үзсалым акчасының күләме төрле җирлектә төрлечә. Бу һәм республикадан аңа кушып биреләчәк средстволарны куллану объектлары да төрле. Күпчелек җирлекләрдә үзсалым акчаларын урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, куллану чыгымнарын...
-
Чирмешән районында техникалар тикшерелә
Райондагы юридик затларда 158 трактор һәм махсус техника исәпләнә, физик затларда андый техникалар 481 данә теркәлгән. Юридик затларда - 46, физик затларда 17 комбайн бар. Гостехнадзорның район бүлекчәсеннән белешүебезчә, инженер-инспектор Илнур Сәлахов әйтүенчә, октябрь ахырында "БИО-Агро"ның быел алынган 10 берәмлек яңа Jоhn Deere 833R тракторларына (нефтьчеләрнең элеккеге җитештерү базасында сакланалар)...
-
Чирмешән районында документларны махсус агентлык тутырачак
Чирмешәндә документлар тутыру белән шөгыльләнүче агентлык ачарга планлаштыралар. -Бөтен кеше дә махсус белемле, квалификацияле бухгалтер, икътисадчы яки юрист була алмый, - ди агентлыкның җитәкчесе - шәхси эшмәкәр Илназ Газыймов. - Бүген һәр кешегә бик күп төрле документлар тутырырга, отчетлар ясарга туры килә. Үзең генә бу эшне тиз һәм дөрес башкарып...
-
Чирмешән районында трассада комбайн юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
Йөк машинасы йөртүчесенең кул бармагы сынган. Чирмешән районында трассада комбайн белән «КАМАЗ» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә, 10 ноябрьдә 8.26 сәгатьтә Саминовка авылыннан ерак түгел Нурлат - Кузайкино трассасында...
-
Чирмешән районында ислам дине айлыгы бара
Районда ислам дине айлыгы бара. Әүвәлге чара Иске Кади авылында үтте. Авыл мәдәният йортына бу кичтә мәчет картлары, төрле һөнәр ияләре, әти-әниләр, мәктәп укучылары да килгән. Анда, нигездә, традицион ислам диненең асылы, гореф-гадәтләр, тәрбия турында сүз барды. Кунаклар - район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов һәм Чирмешән мәчете имамы Рамил Ибраһимовның...