Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен үткәрергә әзерләнә

Районның ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге чара 6 октябрьгә планлаштырылган. Дөрес, республикада ветераннарны берләштергән оешмалар аңа кадәр дә булган, ә инде 1987 елда барлык районнарда да бездәгедәй ветераннар оешмалары барлыкка килә. Бу оешманы 16 ел (вафатына кадәр) Харрас Фәссахов җитәкләде. Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернат та...

Районның ветераннар оешмасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әлеге чара 6 октябрьгә планлаштырылган.


Дөрес, республикада ветераннарны берләштергән оешмалар аңа кадәр дә булган, ә инде 1987 елда барлык районнарда да бездәгедәй ветераннар оешмалары барлыкка килә.

Бу оешманы 16 ел (вафатына кадәр) Харрас Фәссахов җитәкләде. Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернат та аның тәкъдиме буенча ачыла. Оешманың 30 еллыгын билгеләп үткән көнне Харрас Фәттах улы Фәссахов истәлегенә әлеге йорт-интернатта мемориаль такта ачылачак.

Райондагы 24 башлангыч ветераннар оешмасы 5996 ветеранны - пенсионерны берләштерә. Алар арасыннан 13е - Бөек Ватан сугышы ветераны, 108е - сугыш ветераннарының тол калган хатыны, 325е - тыл хезмәтчәне. Пенсионерлар райондагы барлык халыкның 30,3 процентын тәшкил итә. Бәркәтәдә бу күрсәткеч - 36 процент, Лашман авыл җирлегендә - 32,4, Чирмешән авыл җирлегендә 27,9 процент. Бәркәтәне иң карт, Чирмешәнне иң яшь авыл дип әйтергә мөмкин.

Оешма эшен башлаганда (1987 елның феврале) районда 6515 пенсионер исәпләнгән. Шуларның 744е - Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр, 662 гаиләнең якыннары яу кырында һәлак булган.

Ветераннар оешмасы, иҗтимагый оешма булса да, күпкырлы эш алып бара: Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга, өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгытуга, дарулар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. 241 ветеран яки аларның тол хатыннары тораклы булды. Район үзәк больницасы врачлары авылларда булып, пенсионерларның сәламәтлеген даими тикшерәләр, шулай ук ветераннарның өйләренә барып та хезмәт күрсәтәләр.

Ветераннар-пенсионерлар өчен төрле чаралар оештырыла, бәйрәмнәрдә аларга игътибар аеруча арта, бүләкләр дә тапшырыла.

-Шулай да райондагы өлкәннәрнең 27 процентына игътибар җитеп бетми. Колхозлар бетү сәбәпле, кайберәүләр өлкәннәр көнендә дә бүләк ала алмый, - ди район ветераннар оешмасы рәисе Габделбарый Галиев. - Соңгы вакытларда Туймәт, Бәркәтә, Югары Кәминкә, Кармыш, Иске Котыш, Лашман, Күтәмә авыл җирлекләре җитәкчеләренең үз ветераннарына ярдәм итү җаен табулары куанычлы.

Оешма рәисе Габделбарый Галиев та һәр ветеранның гозеренә колак салырга тырыша, аларга киңәшләре белән булса да ярдәм итә. Аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өлкәннәребез һәр эштә дә активлар, сайлау­ларда да алар беренче булып тавыш бирәләр.

Сүз уңаеннан, оешманың 30 еллыгына багыш­лап фотоальбом чыгару ниятләнә.

Безнең сайтта укыгыз:

Йозак артында үткән ана язмышы [булган хәл]

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17442

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чирмешән районында 30 еллык юбилеен үтәргә әзерләнә ветераннар оешмасы