Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында кайбер машина йөртүчеләргә дә такси чакыртырга туры килә

Законнар кырыс булуына карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә. Агымдагы елның узган 10 аенда гына да район территориясендә аракы эчеп руль артына утырган 47 кеше тоткарланган. ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкуров әйтүенчә, андыйлар арасында башка төбәктә яшәүче автомобильчеләр дә бар, шулай да күпчелеге -...

Законнар кырыс булуына карамастан, ЮХИДИ хезмәткәрләре "кармагына" исерек хәлдә машина йөртүчеләр еш эләгә. Агымдагы елның узган 10 аенда гына да район территориясендә аракы эчеп руль артына утырган 47 кеше тоткарланган.

ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Рәмис Шәкуров әйтүенчә, андыйлар арасында башка төбәктә яшәүче автомобильчеләр дә бар, шулай да күпчелеге - үзебезнең якташлар.

24 октябрь көнне, кичке якта Акъяр-Чирмешән юлында, Күтәмә юл чатында юл инспекторлары туктаткан "ундүртле"нең йөртүчесе ике пассажир белән Ак Бүредән Урманасты Үтәмешкә кайта торган булалар. Спиртлы эчемлек исе килеп торган машина йөртүче "Бүген эчмәдем, кичәгедән калган ул",- дип акланса да, Чирмешәннән, үз машинасын калдырып, авылга такси белән китә. Киләсе ике елны да аңа әлеге хезмәттән файдаланырга туры килер, чөнки хокук бозучыга 30 мең сум штраф яный һәм, суд карары нигезендә, аны ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Кармыш кызы Гөлназ Гатина - "Татар кызы - 2017" бәйгесендә җиңүче

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында юл хәрәкәте туры килә дә такси чакыртырга йөртүчеләргә кайбер машина

2
X