Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында иң күп алкоголь район үзәгендә сатыла

Узган тугыз айда район кибетләреннән җан башына 8,2 литр алкоголь продукциясе (узган ел шушы чорда - 8,4) сатканнар. Аның иң күбе Чирмешән сәүдә нокталары өлешенә туры килә, җан башына бүлгәндә - 13,2 литр. Күтәмәдә дә бу күрсәткеч югары - 12,4, Утыз Имәндә - 11,5 литр. -Сер түгел, янәшәләрендә нефть оешмалары...

Узган тугыз айда район кибетләреннән җан башына 8,2 литр алкоголь продукциясе (узган ел шушы чорда - 8,4) сатканнар.

Аның иң күбе Чирмешән сәүдә нокталары өлешенә туры килә, җан башына бүлгәндә - 13,2 литр. Күтәмәдә дә бу күрсәткеч югары - 12,4, Утыз Имәндә - 11,5 литр.

-Сер түгел, янәшәләрендә нефть оешмалары эшчәнлек алып барган торак пунктларда алкоголь продукциясе күп сатыла. Әйтик, соңгы берничә елда Бәркәтә кибетләрендә мондый товарга сорау зур булды. Соңгы вакытта бу якларда нефтьчеләр кимесә дә, авылда әле дә алкоголь аз сатылмый, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Түбән Кармалка авыл җирлегендә алкоголь сату бермә-бер диярлек артты, саннарда былтыр бу күрсәткеч, җан башына бүлгәндә, 3,2 литр булса, быел - 5,7 литр. Сәбәбе - Түбән Кармалкадагы шәхси кибеттә әлеге төр продукциянең ассортиментын баеттылар һәм шушы җирлектәге Чумачка авылында яңа кибет ачтылар.

Ә менә Мордва Афонькәсе авыл җирлегендә кибетләрдән сатылган алкоголь җан башына 2,6 литр гына туры килә. Башкалардан аерма артык зур. Кибеттән алкоголь аз сатыла икән, халык аз эчәдер дип сөенергә нигез юк, димәк монда суррогат сатып акча эшләүчеләр бар, диләр белгечләр. Кибет булмаса, эчүче кая барсын, шул "бизнесменнарга" мөрәҗәгать итә. Ә анда - контрольсез, законсыз сатылучы, сыйфаты шикле продукция. Законсыз кәсеп итүчеләрдән бюджетка да "таммый". Полиция хезмәткәрләренә, дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә эш бар әле кайбер авылларда.

Дөрес, кибетләрдән алкоголь сатуның законга туры китереп алып барылуын даими тикшереп торалар. Канун буенча, кибетләрдән кичке 10нан иртәнге 10га кадәр алкоголь продукциясе сату тыела. Бу кагыйдәне санга сукмаучылар булгалап тора. Бәркәтәдән берәүне исә өеннән аракы сатканда "эләктергәннәр". Гомумән, әлеге уңайдан закон бозучылар хакында интернет аша "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин. Инде язганыбызча, безнең районнан әлегә андый хәбәр җибәрүчеләр юк әле.

Безнең сайтта укыгыз:

Лагерка авылында янгында пешкән ир-атны больницага озатканнар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында кеше һәм закон иң күп алкоголь район үзәгендә сатыла

2
X