Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында чыгарылыш класс укучыларының ял итәргә вакыты юк

Бу уку елында районда 11нче класста белем алучы - 113, 9нчы класста укучы 260 егет һәм кыз өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак. Үткән уку елында 11нче классны - 108, 9нчыны 246 укучы тәмамлады. Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда булачак - 9нчы, 11нче классларда 34әр укучы белем ала. Иске Үтәмештә быел...

Бу уку елында районда 11нче класста белем алучы - 113, 9нчы класста укучы 260 егет һәм кыз өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак. Үткән уку елында 11нче классны - 108, 9нчыны 246 укучы тәмамлады.


Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда булачак - 9нчы, 11нче классларда 34әр укучы белем ала. Иске Үтәмештә быел да мәктәпне ике укучы тәмамлый, ә Иске Кади мәктәбендә 11нче класста бары бер бала укый.

1 октябрьдән югары уку йортлары үзләренең сайтларында кабул итү имтиханнары турында төгәл мәгълүматлар урнаштырды. Чыгарылыш класс укучылары да нинди фәннәрдә бердәм дәүләт имтиханнары бирәчәкләрен ачыклап, ныклы әзерлек эшләре башлады.

- Каникул көннәрендә дә аларга яллар аз эләгә, барлык мәктәпләрдә дә консультацияләр үткәрелә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының укыту эшләре буенча урынбасары Надежда Фомина. - Район буенча барлык чыгарылыш класс укучыларына да, төп фәннәрдән сынау рәвешендә имтиханнар уздыру яңа ел башында планлаштырыла. Унберенчеләр декабрь башында рус әдәбиятыннан йомгаклау иншасы язып уңай билге (зачет) алгач кына бердәм дәүләт имтиханнарына керүгә рөхсәт бирелә.

Чыгарылыш класс укучылары кайсы фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачакларын төгәл билгеләп, 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр.

2018 елга бердәм дәүләт имтиханнарының расписаниесе бар да. Беренче сынау 28 майда - география һәм информатикадан. Математика база дәрәҗәсендә - 30 майда, профиль дәрәҗәсендә 1 июньдә булачак. Химия һәм тарих фәннәреннән 4 июньдә сыналачаклар. Рус теленнән имтихан 6 июньгә планлаштырылган. Сайлап алынган фәннәрдән имтиханнар - чит телләрдән (телдән) - 9, 13 июньдә, җәмгыять белеменнән - 14 июньдә, биология һәм чит телләрдән (язма) - 18 июньдә, рус әдәбиятыннан һәм физикадан 20 июньдә булачак. 22 июньнән - 2 июльгә кадәр - резерв көннәр.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Иске Үтәмештә мини-фермалар саны арта

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17898

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында вакыты юк Ял итәргә сәбәп бар

2
X