Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында берничә хуҗалык уракны төгәлләде

"ҮтәмешАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, Нурлат аграр техникумы филиалы уракны төгәлләделәр дә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Чирмешән АГРОхезмәтләре"ндә бөртеклеләр суктыруда комбайннарга нибары берничә көнлек эш калды. Тулаем, район буенча, тагын 11 мең гектардан уңыш җыясы бар, шуның 7 мең гектары - сабан бодае. "ЧИРМЕШӘНАГРО"да шикәр чөгендере алалар. 450 гектар мәйданның 55 гектарында комбайннар эшләгән...

"ҮтәмешАГРО", "Лениногорск АГРОфирмасы" җәмгыятьләре, Нурлат аграр техникумы филиалы уракны төгәлләделәр дә.

"ЧИРМЕШӘНАГРО", "Чирмешән АГРОхезмәтләре"ндә бөртеклеләр суктыруда комбайннарга нибары берничә көнлек эш калды. Тулаем, район буенча, тагын 11 мең гектардан уңыш җыясы бар, шуның 7 мең гектары - сабан бодае.

"ЧИРМЕШӘНАГРО"да шикәр чөгендере алалар. 450 гектар мәйданның 55 гектарында комбайннар эшләгән дә.

7778 гектарда арыш һәм уҗым бодае чәчелгән (планлаганның 43 проценты). Кайбер хуҗалыкларда бу эш күптән туктатылды, чәчә алмадылар.

9778 гектарда җир эшкәртелгән (тиешленең 19 проценты).

Уҗым культуралары чәчүдә, җир эшкәртүдә "Лениногорск АГРОфирмасы"на тиңнәр юк, бу хуҗалык планлаган барлык эшләрне вакытында үтәп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында ҮтәмешАГРО берничә хуҗалык уракны төгәлләде Лениногорск АГРОфирмасы