Чирмешән районында тагын 24 мең гектар җир эшкәртәсе бар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 27 мең гектар, ягъни тиешленең яртысыннан чүт кенә күбрәк җир эшкәртелгән. "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Агропродукт", "БиоАГРО", "Ильхан" җәмгыятьләрендә бу агротехник чара соңга кала, быел үтәлеп тә бетмәү куркынычы бар. Әле тагын бер мең гектарда шикәр чөгендере алырга кирәк, алынганы - 950 гектар. Быел әлеге культура гектардан...
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 27 мең гектар, ягъни тиешленең яртысыннан чүт кенә күбрәк җир эшкәртелгән.
"Чирмешән Агрохезмәтләре", "Агропродукт", "БиоАГРО", "Ильхан" җәмгыятьләрендә бу агротехник чара соңга кала, быел үтәлеп тә бетмәү куркынычы бар.
Әле тагын бер мең гектарда шикәр чөгендере алырга кирәк, алынганы - 950 гектар. Быел әлеге культура гектардан уртача 400 центнер уңыш бирә. "ЧИРМЕШӘНАГРО" чөгендерне тулысынча казып алган, "Лениногорск АГРОфирмасы"нда комбайннарга тагын берничә атналык эш калган. Шикәр чималын заводларга озатасы бар.
5500 гектардан күбрәк мәйданда көнбагыш та сабакта әле.
Кадыйр Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев