Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында берәүдән 300 мең сум таләп иткән алдакчы 1 тиен дә ала алмаган

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе - матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның...

01 Узган атнада районда янгыннар булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 18 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр вакыт аралыгында Чирмешән полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, икесе - матди зыян белән, берсендә имгәнүче бар. Бер атнада юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 53 очрагы ачыкланган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр административ тәртип бозу турында 24 беркетмә төзегәннәр.

Түбән Кармалка авылыннан берәүнең өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция сержанты дип таныштыра һәм аның улы бәлага таруын, проблеманы хәл итү өчен 300 мең сум акча күчерергә кирәклеген әйтә, ярый әле акча күчерелми, ә мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатканнар.

Туймәт авылы янындагы скважинадан эшермәләр (задвижкалар) урлау һәм административ күзәтү астындагы район кешесенең тиешле чикләү тәртипләрен даими бозуы белән бәйле дә җинаять эшләре кузгатылган.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 40 чакырту кергән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, бу көннәрдә 3 якташыбыз көнкүрештә җәрәхәт алган, 3 кеше ОРВИ белән авырган һәм алкогольдән агулануның бер очрагы теркәлгән. Чакыртуларның күбесе хроник авырулар янына булган.

04 Бер атнада газ хезмәте слесарьлары 45 заявка үтәгәннәр. Алар барысы да газ җиһазларын ремонтлау һәм регулировкалау белән бәйле.

Безнең сайтта укыгыз:

Түбән Кәминкә кызы - спорт мастеры

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында Проблема бар 1 тиен дә ала алмаган таләп иткән алдакчы берәүдән 300 мең сум

2
X