Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында машина йөртүчеләрне тикшерү дәвам итә

13 сентябрь көнне узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата алты административ беркетмә төзегәннәр. -Ике сәгать дәвамында, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаган дүрт кеше туктатылды. Шулай ук баласын автокреслога утыртмаган һәм тыелган урында туктаган өчен ике машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак, -...

13 сентябрь көнне узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок инспекторлары белән берлектә, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата алты административ беркетмә төзегәннәр.

-Ике сәгать дәвамында, транспортта куркынычсызлык каешларын такмаган дүрт кеше туктатылды. Шулай ук баласын автокреслога утыртмаган һәм тыелган урында туктаган өчен ике машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылачак, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.- "Тоннель" операциясе район үзәгендә иртәгә, 14 сентябрьдә дә дәвам итәчәк. Автоинспекторлар иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр Лениногорск- Чирмешән юлында һәм Чирмешән лицее янында кизү торырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районында “Тоннель” операциясе тикшерү дәвам итә машина йөртүчеләрне